%div %img{ src: "https://mc.yandex.ru/watch/47307528", style:"position:absolute; left:-9999px;", alt:""}
Институт истории им. Ш.Марджани
Академии наук Республики Татарстан
E89decc3e94457fabe0a3b80c3394c47b651337b
Обращение коллектива Института истории им. Ш.Марджани АН РТ к Президенту Республики Татарстан Р.Н.Минниханову
29.05.2020

Уважаемый Рустам Нургалиевич!

Коллектив Института истории им. Ш. Марджани АН РТ вынужден донести до Вас свою крайнюю озабоченность известием о существовании проекта ликвидации нашего Института и создания на его основе Института археологии и истории ГНБУ «Академия наук Республики Татарстан».

Крайнее недоумение вызывает факт принятия такого решения в период самоизоляции и удаленной формы работы сотрудников, без учета мнения и даже информирования дирекции Института, что говорит о глубоком неуважении к людям науки.

Как следствие, сотрудники оказались в стороне от обсуждения дальнейшей судьбы Института и их профессиональной карьеры. Кулуарное обсуждение проекта ликвидации нашей научной организации свидетельствует о том, что данная инициатива никак не связана с желанием реформировать или модернизировать научно-гуманитарную сферу в Республике Татарстан, а является лишь удовлетворением личных амбиций отдельных руководителей Академии наук Республики Татарстан. Сама нелепость названия предполагаемого нового института, в котором археология обозначается не как часть исторической науки, в очередной раз ставит вопрос о профессионализме инициаторов его создания.

Особенно оскорбляет закрытие Института в год празднования 100-летия ТАССР, в подготовку которого наши ученые внесли значительный вклад.

Институт истории им. Ш. Марджани АН РТ на протяжении четверти века осуществляет эффективную научно-исследовательскую деятельность по ключевым направлениям истории татарского народа и Республики Татарстан. Широкое признание российской и мировой общественности получила семитомная «История татар с древнейших времен» и другие проекты.

Статус самостоятельного государственного бюджетного учреждения и высокая производственная эффективность позволили Институту истории им. Ш. Марджани за короткий период превратиться в одно из ведущих академических учреждений Российской Федерации и получить признание на мировом уровне. Только за последние 5 лет институт выпустил более 1500 публикаций по истории и культуре татарского народа, а также народов России, в том числе «Историю татар с древнейших времен» на английском языке. Среди 40 научно-образовательных организаций Татарстана институт занимает 1(!) позицию по среднему числу публикаций на одного автора, а также ведущие позиции в Российском индексе научного цитирования по другим критериям, некоторые из которых превышают показатели всех институтов АН РТ вместе взятых.

Так, по индексу Хирша Институт истории занимает 8 место в республике, уступая лишь таким научно-образовательным гигантам, как КФУ, КНЦ РАН, Казанский медуниверситет, КНИТУ, Казанский аграрный университет, и опережая КНИТУ им.А.Н.Туполева-КАИ, КГЭУ, КГАСУ и Академию наук РТ, которая находится лишь на 13 месте рейтинга.

Институтом издается 4 научных журнала, пользующихся высоким авторитетом у российской и зарубежной научной аудитории, в том числе индексируемых в международных базах данных SCOPUS и Web of Science.

Таким образом, совершенно необоснованными выглядят попытки представить работу коллектива института в негативном свете. Напротив, по объективным показателям он является успешным и творческим научным сообществом.

Под эгидой Института истории возник и успешно развивался Крымский научный центр, который стал одной из ведущих научных структур Республики Крым. Ликвидация Института истории нанесет огромный ущерб научному изучению истории и культуры крымских татар, разрушит одну из самых деятельных научных организаций в Крыму.

Для нас очевидно, что реализация упомянутого проекта Постановления Кабинета министров РТ будет означать – из-за крайней бюрократизированности и неповоротливости аппарата Академии наук РТ – существенное ухудшение качества научно-организационной и научно-исследовательской деятельности, дезориентацию научного коллектива, возможную потерю отдельных научных направлений. Слияние с Институтом археологии ставит вопрос о целесообразности его выделения в 2014 году из состава Института истории им. Ш. Марджани.

Кроме того, процесс слияния всех научных институтов в одно бюджетное учреждение противоречит общефедеральным тенденциям в сфере управления и организации академическими учреждениями. В результате многолетней реформы РАН ее академические институты остались юридически самостоятельными организациями, федеральными государственными бюджетными учреждениями, подведомственными Министерству науки и высшего образования РФ. Все они имеют такой же статус, как и ныне ГБУ «Институт истории им. Ш. Марджани АН РТ», подведомственное Министерству образования и науки РТ.

Уважаемый Рустам Нургалиевич! Убедительно просим Вас сохранить юридическую самостоятельность Института истории им. Ш. Марджани АН РТ, не допустив слияния с Институтом археологии АН РТ.

Мы убедительно просим учесть мнение коллектива и найти возможность Вашей личной встречи с сотрудниками и руководством Института для прямого обсуждения судьбы и перспектив развития нашей научной организации, которая в течение последних 25 лет является одним из символов успешного развития Республики Татарстан.

С глубоким уважением, коллектив ученых и сотрудников
Института истории им. Ш. Марджани АН РТ

*  *  *

Татарстан Республикасы
Президенты
Р.Н. Миңнехановка

Хөрмәтле Рөстәм Нургали улы!

ТР ФАнең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты коллективы Институтыбызны ябу һәм шул нигездә «Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе» ДФБУның Археология һәм тарих институты оештыру проектының булуы турындагы хәбәргә чиктән тыш борчылуын белдерергә мәҗбүр.

Әлеге карарның коронавирус шартларында өйдән торып эшләү чорында, Институт җитәкчелеге белән киңәшләшми, хәтта хәбәр дә итми кабул ителүе икеләтә ризасызлык тудыра, фән кешеләренә карата ихтирамның булмавын күрсәтә.

Нәтиҗәдә Институт хезмәткәрләре Институтның киләчәге һәм үзләренең алдагы фәнни язмышын билгеләүдән читтә калдылар. Тарих институтын ябу турындагы карар проектының яшерен рәвештә әзерләнүе аның Татарстан Республикасында фәнни-гуманитар юнәлешне үстерү, яңа баскычка күтәрү максаты белән эшләнүен инкарь итә, киресенчә, Татарстан Фәннәр академиясе җитәкчелегендәге кайбер затларның шәхси амбицияләрен канәгатьләндерү өчен генә башкарылуын раслый. Фаразланган институт исеменең мәгънәсезлеге, археологиянең тарих фәненең өлеше буларак каралмавы аны оештыруда башлап йөрүчеләрнең компетентлыгы турындагы мәсьәләне кабат кузгата.

Институтның ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм иткән елда ябылуы аеруча күңелне рәнҗетә, чөнки әлеге чарага әзерләнүдә безнең галимнәребез бик зур өлеш керттеләр.

ТР ФАнең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты чирек гасыр дәвамында татар халкы һәм Татарстан Республикасы тарихының мөһим юнәлешләре буенча нәтиҗәле фәнни-тикшеренү эшчәнлеге алып бара. Җиде томлык «Татар тарихы» һәм башка проектлар Россия һәм дөнья җәмәгатьчелегенең олы бәясенә ия булды.

Мөстәкыйль дәүләт бюджет учреждениесе статусы һәм эштә югары нәтиҗәлелек Ш.Мәрҗани исемендәге Институтка кыска гына вакыт эчендә Россия Федерациясенең алдынгы, әйдәп баручы академик оешмаларының берсенә әверелергә һәм дөнья күләмендә танылу алырга мөмкинлек бирде. Бары тик соңгы биш ел эчендә генә дә Институт татар халкы, шулай ук Россия халыклары тарихы һәм мәдәнияте буенча 1500 хезмәт, шул исәптән инглиз телендә «Татар тарихы»н бастырып чыгарды.

Институт Татарстандагы 40 фәнни оешма арасында бер авторга туры килгән публикацияләрнең уртача саны буенча 1 (Беренче!) урынны били, башка критерийлар буенча да Россия фәнни сылтама индексында алдынгы урында тора, аларның кайберләре хәтта ТР ФАнең барлык институтларының гомуми күрсәткечләрен дә уздыра.

Хирш индексы буенча Институт республикада 8 нче урынны били, КФУ, РФАнең Казан фәнни үзәге, Казан медицина университеты, КФТТУ, Казан аграр университет кебек алыпларга гына юл биреп, А.Н.Туполев ис. КФТТУ-КАИ, КДЭУ, КДАТУ һәм рейтингның 13 нче урынында гына торган ТР ФА нән алда бара.

Институт тарафыннан Россия һәм чит ил фәнни даирәләрендә зур абруй казанган 4 фәнни журнал чыгарыла, алар арасында SCOPUS һәм Web of Science халыкара мәгълүмати базаларда индекслана торганнары да бар.

Шулай итеп, коллективның эшен тискәре яктан билгеләү омтылышларының нигезсез икәнлеге ачыктан-ачык күренә. Киресенчә, объектив күрсәткечләр буенча ул уңышлы эшләүче һәм иҗади фәнни берләшмә булып тора.

Тарих институты канаты астында барлыкка килгән һәм эшләгән Кырым фәнни үзәге Кырым Республикасының әйдәп баручы фәнни оешмаларының берсенә әверелде. Тарих институтын ябу кырым татарлары тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү эшенә дә зур зыян салачак, Кырымдагы иң эшлекле оешманың эшенә зур комачаулык ясаячак.

ТР Министрлар Кабинетының алда искә алынган проектын тормышка ашыру, ТР Фәннәр академиясе аппаратының чиктән тыш бюрократлыгы һәм сүлпәнлеге сәбәпле, безнең өчен фәнни-оештыру һәм фәнни-тикшеренү эшчәнлегенең сыйфаты сизелерлек дәрәҗәдә түбәнәю һәм фәнни коллективның кыйбласын бозу, аерым юнәлешләрнең юкка чыгу куркынычын китереп чыгарырга мөмкин. Археология институты белән кушылу аның 2014 елда Ш.Мәрҗани ис. Тарих институтыннан аерылып чыгуының максатка ярашлыгын да шик астына куя.

Моннан тыш, барлык фәнни институтларны бер бюджет учреждениесенә туплау академик учреждениеләр белән идарә итү һәм оештыру өлкәсендәге гомумфедераль тенденцияләргә каршы килә. Россия Фәннәр академиясенең күпъеллык реформасы нәтиҗәсендә аның академик институтлары Фән һәм югары белем бирү министрлыгы кул астындагы юридик яктан мөстәкыйль оешмалар, федераль дәүләт бюджет учреждениеләре итеп калдырылдылар. Алар бүген ТР мәгариф һәм фән министрлыгы карамагындагы «ТР ФА Ш.Мәрҗани ис. Тарих институты» ДБУ кебек үк статуска ия.

Хөрмәтле Рөстәм Нургали улы! Сездән Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының юридик мөстәкыйльлеген саклап калуыгызны, ТР ФА Археология институты белән кушылуны булдырмавыгызны үтенеп сорыйбыз.

Коллективның фикеренә колак салуыгызны һәм Институт хезмәткәрләре һәм җитәкчелеге белән шәхсән очрашып, соңгы 25 елда Татарстан республикасының уңышлы үсеше символларының берсе булган фәнни оешмабызның киләчәк язмышын һәм үсеш перспективаларын ике арага салып киңәшләшер өчен вакыт табуыгызны ихлас күңелдән үтенәбез.

Тирән ихтирам белән,
Ш.Мәрҗани ис. Тарих институты
галимнәре һәм хезмәткәрләре коллективы