%div %img{ src: "https://mc.yandex.ru/watch/47307528", style:"position:absolute; left:-9999px;", alt:""}
Институт истории им. Ш.Марджани
Академии наук Республики Татарстан
00fa042a208e019d2513d2d9ff81f2eea4d40c94
Татар тарихы һәм мәдәниятенә багышланган татарча мәкаләләр каналын тәкъдим итәбез
07.07.2020

Мәрҗани суфи булганмы, юкмы, Г.Баруди дөнья ләззәтләре турында ниләр язган һәм чәйне ничек дөрес итеп эчәргә өйрәткән, татар әсирләре һәм сугышчылары нинди хатлар язганнар, борынгы кулъязмалар һәм кабер ташларыбыз ниләр сөйли? Бу һәм башка кызыклы сорауларга җавапларны яңа ЯндексДзен каналыннан табарга мөмкин. Аның авторы – Мәрҗани Институтының өлкән фәнни хезмәткәре, кулъязмалар, ташъязмалар һәм эпиграфика белгече Айдар Гайнетдинов. Татар тарихының төрле чорлары, мәшһүр шәхесләребез турында тирәнрәк мәгълүмат белән кызыксынсагыз, «ЯЗМА МИРАС – ПИСЬМЕННОЕ НАСЛЕДИЕ ТАТАР» каналы сезгә ярдәмче булыр.

Каналда тарих серләре белән генә түгел, күренекле шәхесләребез тормышына багышланган кызыклы вакыйгалар, истәлекләр, татар халкының гореф-гадәтләре, татарларда таралган ислам йолалары, татар мәдәнияте турында да бай һәм кызыклы мәгълүматлар белән дә танышырга мөмкин. Мәкаләләр саф татар телендә тәкъдим ителә.