%div %img{ src: "https://mc.yandex.ru/watch/47307528", style:"position:absolute; left:-9999px;", alt:""}
Институт истории им. Ш.Марджани
Академии наук Республики Татарстан
36e9d741d1778a855bd5e9c11a647b43c1b21653
Җөри юлы – гомер юлы / фәнни мөхәррир Р.Р.Салихов; рецензентлар А.И.Ногманов, И.Җ.Фәйзрахманов. – Казан: ТР ФА Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты, 2020. – 588 б.
08.07.2020

Татарстан Республикасы Теләче районы Иске Җөри авылы тарихына багышланган «Җөри юлы – гомер юлы» («Зюри – дорога длиною в жизнь») китабы дөнья күрде. Хезмәттә саланың үткәне, авыл халкының тормыш-көнкүреше сурәтләнә. Иске Җөринең борынгы чорлардан алып хәзерге көнгә кадәрге тарихы илдә барган тарихи вакыйгалар яссылыгында яктыртыла. Китапның авторлары – ТР ФА Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты хезмәткәрләре Р.Р.Исхаков, Х.З.Баһаветдинова, О.О.Владимиров, А.М.Гайнетдинов, Э.К.Сәлахова һәм Иске Җөри урта мәктәбе укытучылары Рәфикъ һәм Венера Сәхаповалар.

Институтның Гыйльми советы карары нигезендә басылган әлеге саллы хезмәт (Җөри юлы – гомер юлы. – Казан: ТР ФА Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты, 2020. – 588 б.) киң катлам укучыларга тәкъдим ителә һәм авыл тарихларын язуда үрнәк буларак кулланыла ала.

  • 60baf2745a0e2e76d082ac75c4cb57cb23aa5f82
  • A5003626421040e90742c703b809be200c8012a1
  • 646cf21f5847da08bf2e51dc51fb25d9229c3875
  • 0d9a2ba2fd42b009e9732136d83db5de20367604
  • Adf3e0b48cb3e6fe3ecd95ba9d5a889ae349f6fb
  • A58890b243152c4195a8f65754ac538cd4289da1
  • Aebbed09a06b6aedd78ee4fd1383d3bd1d7cd08e
  • 26930e6eb30a657a2e7a01387522f127b5035170
  • Fe106bd03691dd022a783999399d42bbf6d10722
  • Aa47c41dca84607c69970552b59064ea4ec5bbeb
  • 01baa83d0d05c6cbad24b539c47db416351265ce
  • 9baff1f692c0ffbec586aab0629c3d473143813a
  • 1d80b811ac03fb5c3d992dfcee5e8bfc35199413
  • 56888eccf3fbf39a19250e1b500727546fcaca1b