Тарих институты хезмәткәрләре Мамадыш районында милли мәгариф эшләренең торышы белән таныштылар
24.10.2020
24.10.2020
Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясенең эш планын үтәү һәм Татар халкының үсеш стратегиясен гамәлгә ашыру кысаларында Тарих институты хезмәткәрләре Марат Гибатдинов, Ләлә Мортазина һәм Шамил Садыйков Мамадыш районында булып кайттылар.
Алар Мамадыш шәһәрендәге һәм райондагы кайбер авыллардагы татар мәктәпләре, балалар бакчалары, урта һөнәри белем бирү йортлары, китапханә, музейлар эшчәнлеге белән таныштылар. «Татар телен, мәдәниятен, тарихын өйрәнү һәм популярлаштыру юллары» исемле түгәрәк өстәл барышында төбәк мәгариф идәрәсе, татар теле һәм тарих укытучылары белән очрашып, фикер алышынды.