%div %img{ src: "https://mc.yandex.ru/watch/47307528", style:"position:absolute; left:-9999px;", alt:""}
Институт истории им. Ш.Марджани
Академии наук Республики Татарстан
1ccff6cab78e777b009deb8975d27bc865b62eb1
Институт хезмәткәре Э.К. Сәлахова «Рухи традицияләрдә нәсел тамырлары һәм төбәк тарихы» дип исемләнгән Россиякүләм фәнни-гамәли семинар эшчәнлегендә катнашты
14.12.2020

Татарстан Республикасының Диния нәзарәте, Россия мөселман институты, Казан федераль университетының Яр Чаллыдагы институты, Яр Чаллы дәүләт педагогик университеты һәм Яр Чаллының «Ак мәчет» мәдрәсәсе оештырган «Рухи традицияләрдә нәсел тамырлары һәм төбәк тарихы» дип исемләнгән Россиякүләмендәге фәнни-гамәли семинар Яр Чаллының «Ак мәчет» мәдрәсәсе базасында югары фәнни дәрәҗәдә узды. Әлеге мәдрәсә хезмәткәрләре татар халкы, ислам тарихындагы актуаль проблемаларга багышланган конференция, семинарларны һәрдаим оештырып тора. Алар Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты оештырган фәнни чараларда да актив катнашалар. Быелгы вәзгыять галимнәрнең очрашуын яңа форматка кертте: семинар «Ак мәчет»тә дә, шулай ук вакытта zoom платформасында да барды. Чит ил галимнәреннән Төркиядән фәннәр докторы, профессор Арслан Дурмуш Али, Әзербайҗаннан филология фәннәре докторы, профессор Сайылов Галиб Амирага оглы, Кахахстаннан педагогика фәннәре кандидаты, доцент Дуйсенбаев Абай Кабакбаевич ислам, төрки халыклар тарихы буенча чыгышлар тәкъдим иттеләр.

Тарих фәннәре кандидаты, Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Татарстан Республикасы халыкларының тарихи-мәдәни мирасы бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре Эльмира Сәлахова татар тарихындагы, аның мирасындагы мөһим һәм фәнни даирә өчен кызыклы булган темага – «Инкыйлабка кадәрге чорда Тау ягындагы мәктәп-мәдрәсәләр эшчәнлеге» хакында чыгыш ясады, Институт тарафыннан соңгы елларда төбәк тарихына, аның рухи мәдәниятенә багышлап чыгарылган хезмәтләр белән дә таныштырды.

Семинар программасы.

  • 46f2a1dff69984b18ecf082fd3f7d60f6c6be0e8
  • F3254a3902c956d61c3a72ed3d8500a9491aa96a
  • 419a9c2cae3b94953de73e93f6a1df919eec42f3
  • 581cbde44231d01513da290a5268aaab7f3f1f71