%div %img{ src: "https://mc.yandex.ru/watch/47307528", style:"position:absolute; left:-9999px;", alt:""}
Институт истории им. Ш.Марджани
Академии наук Республики Татарстан
2b1f0121a37ed6b4da61e1e17ed9731f080e02df
11 февраля 2021 г. в Казани пройдет презентация новой книги, посвященной истории женского образования среди татар в начале ХХ века (начало в 17.00 по адресу: г. Казань, ул. Пушкина, 86, Национальная библиотека РТ)
09.02.2021

11 февраля 2021 года в рамках мероприятий, посвященных Году родных языков и народного единства в Республике Татарстан, в Национальной библиотеке РТ состоится презентация книги “ХХ гасыр башы татар вакытлы матбугатында хатын-кыз мәгарифе мәсьәләләре” (“Вопросы женского образования в татарской периодической печати начала ХХ века”), вышедшей в Институте истории им. Ш.Марджани АН РТ в конце 2020 г.

Данная книга представляет собой сборник документов, материалов из татарской периодической печати начала ХХ века, посвященных вопросам развития женского образования. Книга состоит из вводной статьи и 9 разделов, в которых собраны материалы, рассказывающие о необходимости и важности проблемы обучения татарских женщин в начале ХХ века, об отношении общества к проблеме, об организации школ, курсов, библиотек, педагогических учебных заведений для женщин, об истории проведения внеклассных мероприятий, о роли женщин в воспитании детей, в семье и обществе, о благотворителях, внесших свой вклад в развитие женского образования, о жизни и деятельности отдельных просветительниц, учительниц, оставивших свой след в истории татарского просвещения и многие другие.

Авторами-составителями издания являются сотрудники Института истории им. Ш.Марджани АН РТ Л.Муртазина и А.Зиннатуллина.

Начало мероприятия в 17.00 по адресу: г. Казань, ул. Пушкина, 86. Вход свободный.

Контакты организаторов: Муртазина Ляля Раисовна, в.н.с. ЦИТНО ИИ АН РТ, тел. 89172717599

* * *

Казанда ХХ гасыр башында татар хатын-кызлары мәгарифенә багышланган яңа китапны тәкъдим итү булачак.

2021 елның 11 февралендә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган чаралар кысаларында ТР Милли китапханәсендә  ТР ФАнең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында әзерләп бастырылган “ХХ гасыр башы татар вакытлы матбугатында хатын-кыз мәгарифе мәсьәләләре” дигән китапны тәкъдим итүгә багышланган чара булачак.

Әлеге китап ХХ гасыр башы татар вакытлы матбугатында басылган, хатын-кызлар мәгарифенә багышланган мәкаләләр җыентыгыннан гыйбарәт.  Ул кереш мәкаләдән һәм хатын-кыз мәгарифенең төрле мәсьәләләренә багышланган тугыз өлештән тора.  Китапта ХХ гасыр башында хатын-кызлар мәгарифенең әһәмияте, әлеге проблемага карата җәмгыятьтәге карашлар һәм фикерләр, хатын-кыз мәктәпләре, курслар, китапханәләр ачу һәм аларның тарихы, хатын-кызларга һөнәри һәм педагогик белем бирү мәсьәләләре, сыйныфтан тыш чаралар, бәйрәмнәр, кичәләр үткәрү тарихы, хатын-кызның җәмгыятьтәге, гаиләдәге һәм бала тәрбиясендәге урыны, бу өлкәдә хәйриячелек, татар педагогик фикере тарихы үсешендә эз калдырган хатын-кыз мәгърифәтчеләр, мөгаллимәләр һ.б. турында мәкаләләр туплап бирелгән.

Китапны басмага әзерләүче төзүче-авторлар ТР ФА нең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты хезмәткәрләре Л.Мортазина һәм А.Зиннәтуллина.

Чараның башлану вакыты:  17.00. Үткәрү урыны: Казан шәһәре, Пушкин урамы, 86 йорт. Керү ирекле.

Оештыручылар белән элемтәгә керү өчен: Мортазина Ләлә Рәис кызы, Милли мәгариф тарихы һәм теориясе үзәге фәнни хезмәткәре, тел. 89172717599.

  • 2350d86394c7171deeb9b9d9e38ebe72b7a06f5b