%div %img{ src: "https://mc.yandex.ru/watch/47307528", style:"position:absolute; left:-9999px;", alt:""}
Институт истории им. Ш.Марджани
Академии наук Республики Татарстан
D11d7664a2f91b96ba3a721986a51898d901a03b
2021 елның 26 мартында ТР ФАнең Ш.Мәрҗани ис. Тарих институтында Татар халкының гамәл стратегиясе буенча «Хәзерге шартларда милли тәрбия – нәрсә ул?» дигән темага семинар уздырылачак
24.03.2021

Семинар кысаларында түбәндәге мәсьәләләр каралачак:

– Татар халкының милли тәрбия системасының үзенчәлекләре нидән гыйбарәт?

– Хәзерге шартларда халык педагогикасының (этнопедагогика) әһәмияте һәм актуальлеге.

– Милли тәрбиянең иң гүзәл үрнәкләрен саклауда гаиләнең, балалар бакчаларының, мәктәпнең, иҗтимагый оешмаларның роле ни дәрәҗәдә?

– Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның һәм башлангыч мәктәп укучыларының милли үзаңын тәрбияләүдә халык мәдәнияте.

– Милли тәрбия чарасы буларак туган тел.

– Милли тәрбия – укучыларда башка милләт вәкилләренә карата түземлелек һәм дуслык тәрбияләү чарасы.

Башлана: 26 мартта, сәгать 11 дә.

Үткәрү урыны: Казан шәһәре, Батурин урамы, 7А йорт, 137 бүлмә.