%div %img{ src: "https://mc.yandex.ru/watch/47307528", style:"position:absolute; left:-9999px;", alt:""}
Институт истории им. Ш.Марджани
Академии наук Республики Татарстан
00622afae9474f3ae09ed58d2d2da6ede23475ca
2021 елның 26 апрелендә ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты хезмәткәрләре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңае белән «Габдулла Тукай – тууына 135 ел» истәлек билгесе белән бүләкләнделәр
28.04.2021

2021 елның 26 апрелендә ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты хезмәткәрләре: фән эшләре буенча директор урынбасары, пед.ф.к. Гибатдинов Марат Миңгали улы; Татарстан Республикасы халыкларының тарихи-мәдәни мирасын өйрәнү бүлегенең баш фәнни хезмәткәре, т.ф.д. Габдрафикова Лилия Рамил кызы; М.Г.Госманов ис. Алтын Урда һәм татар ханлыклары тарихын өйрәнү үзәге җитәкчесе, т.ф.к. Миргалеев Илнур Мидхәт улы; Керәшен татарлары һәм нагайбәкләр тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү үзәге җитәкчесе, т.ф.д. Исхаков Радик Равил улы; Фәннәрара тикшеренүләр бүлеге мөдире, т.ф.к. Измайлов Бәхтияр Искәндәр улы Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге тарафыннан бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңае белән «Габдулла Тукай – тууына 135 ел» истәлек билгесе белән бүләкләнделәр.

Хезмәттәшләребезне чын күңелдән әлеге зур уңышлары белән котлыйбыз! Аларга киләчәктә дә иҗади уңышлар, яңа үрләр яулауларын теләп калабыз!

  • 18553d5d9de58d4abbaa6cb7702b442d3cd6ef4f