%div %img{ src: "https://mc.yandex.ru/watch/47307528", style:"position:absolute; left:-9999px;", alt:""}
Институт истории им. Ш.Марджани
Академии наук Республики Татарстан
72255eccbec3b64c2f748949596953740fb22210
2021 елның 27 апрелендә ТР ФАнең Ш.Мәрҗани ис. Тарих институтында ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ ГАМӘЛ СТРАТЕГИЯСЕНӘ багышланган «МОҢ – халык күңеленең раушан көзгесе» дигән темага семинар узды
28.04.2021

Башланды сәг. 11 00 дә. Үткәрү урыны: Казан шәһәре, Батурин урамы, 7Аа йорт, 137 бүлмә.

Регламент: чыгышлар – 5 мин.

Фикер алышу өчен сораулар:

  • Нәрсә ул МОҢ?
  • Бүгенге татарларның тормышында моңга урын бармы?
  • Татар музыкаль мирасын саклау һәм популярлаштыру мәсьәләләре.
  • Моң – татар милләтенең бердәмлеген саклау чарасы.
  • Яшь буынны татар музыкаль мирасы нигезендә тәрбияләү үзенчәлекләре.

2021 елның 27 апрелендә ТР ФАнең Ш.Мәрҗани ис. Тарих институтында ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ ГАМӘЛ СТРАТЕГИЯСЕНӘ багышланган «МОҢ – халык күңеленең раушан көзгесе» дигән темага семинар булып узды. Әлеге чара кысаларында татар халкының рухи тормышында зур әһәмияткә ия булган МОҢ төшенчәсе һәм аның эчтәлеге, татар милләтенең бердәмлеген саклау чарасы буларак роле, бүгенге көндә татар музыкаль мирасын саклау һәм популярлаштыру мәсьәләләре, яшь буынны татар музыкаль мирасы нигезендә тәрбияләүнең үзенчәлекләре һ.б. кызыклы һәм әһәмиятле темалар буенча фикер алышулар булды.

Семинар эшендә ТР ФАнең Ш.Мәрҗани ис. Тарих институтының фән эшләре буенча директор урынбасары, педагогика фәннәре кандидаты М.М.Гибатдинов, Н.Г.Җиһанов ис. Казан дәүләт консерваториясенең Татар музыкасы һәм этномузыкология кафедрасы доценты, сәнгать фәннәре кандидаты Г.М.Макаров, музыка белгече, ТР ФАнең Г.Ибраһимов ис. Тел әдәбият һәм сәнгать институтының Театр һәм музыка бүлеге фәнни хезмәткәре Г.Ф.Юнысова, ТР ФАнең Ш.Мәрҗани ис. Тарих институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, педагогика фәннәре кандидаты Л.Р.Мортазина, ТР ФАнең Ш.Мәрҗани ис. Тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Э.К.Салахова, музыкант, Россия сәнгать тарихы институты аспиранты А.А.Әсхәдуллин, Уфадагы «Мәрьям Солтанова-Акчурина исемендәге дискуссия клубы» җитәкчесе Н.Акчурина, җыр конкурслары лауреаты, җырчы Р.Р.Сабитова, күпсанлы җыр фестивальләре лауреаты Р.Х.Исмәгыйлев, композитор, шагыйрә, автор-башкаручы Ф.Шәрипова, З.Исмәгыйлев ис. Уфа сәнгать институты студенты К.И.Исламова катнашты.


27 апреля 2021 г. в Институте истории им. Ш.Марджани АН РТ состоялся очередной  семинар из серии «Татары: стратегия действия» на тему «МОҢ – зеркало души народа».

Темы для обсуждения:

  • Что такое Моң?
  • Есть ли место для Моң в жизни современных татар?
  • Проблемы сохранения и популяризации татарского музыкального наследия.
  • Моң – то что способно объединить всех татар?
  • Воспитание молодого поколения на основе татарского музыкального наследия.

Регламент выступлений: 5 мин.

Начало в 11.00, по адресу: Казань, ул. Батурина, 7А, 1 этаж, каб. 137

  • 6157bd19f15ae004cb0cc1ac18c6f9552b235503
  • 4c143a2e8cf2ac67a534c6eb97c07a46925c9239
  • 08dc3694fd5be567a439ce746ef53faa46e49336
  • 97dee7471f7a5e0db85f4c0cf88503223289e74e
  • 66121f9487b63d78498d43552267eb7bab49c48b
  • 16cb56eaf5aa11b0915036533f928e21bfb84f73
  • 67fa8067cbb7f681714ff33eacf8735a44f84423
  • A6b7c1a68f43aa0bd373647550ccc8eafb3d8829
  • 486c4a05e6ec06836fb05e73167c29018c12f0d4
  • 9e801782f7ff3d868c3f08faec60e1f8deda92b2
  • 07ae6b1fa23197b94093b64e47018491f7944964
  • 2eac7a5d23db463139f81c3366b21d01b71d93f5