%div %img{ src: "https://mc.yandex.ru/watch/47307528", style:"position:absolute; left:-9999px;", alt:""}
Институт истории им. Ш.Марджани
Академии наук Республики Татарстан
F8bd1d134f59d4d2c0b9f43147393aff362041f2
Тукай музеен 35 еллыгы белән котлыйбыз!
11.06.2021

Бүген, 2021 елның 11 июнендә, Г. Тукай музеенда музейның ачылуына 35 ел тулуга багышланган «Габдулла Тукай музее: үткәне, бүгенгесе, киләчәге» дигән темага музей дуслары очрашуы булды. Әлеге чарада Институтыбыз хезмәткәрләре – директор урынбасары Марат Гибатдинов һәм Милли мәгариф тарихы үзәге хезмәткәре Ләлә Мортазина катнашты.

М.Гибатдинов Тарих институты хезмәткарләре тапкан Тукай белән бәйләнешле чыганакларга тукталды, музейга Ерак Көнчыгышта дөнья күргән, Тукай китапларының фотокүчермәләрен бүләк итте.

Л.Мортазина Ерак Көнчыгышта басылган «Милли байрак» газетасында Тукайга багышланган материаллар турында сөйләде, аларны музей эшчәнлегендә куллану мөмкинлекләре турында сүз алып барды. Ул шулай ук Тукай турында яңа хатирәләрне туплау һәм махсус экспозиция ясау мәсьәләсенә тукталды.

  • 539c6aca72b96ae829847f38485e1742a6347b4d
  • F6b683efb98ac4ef39f513eae5f88b4d0c302b21
  • Dc3c72b85165beb62fc2dc60ca546c4137f1ac73
  • 6e04f29551db648c201b80b0fcd4d1f6ae2335cd
  • 9d545247309cb979d73c43e926ebbcde0cac717f