%div %img{ src: "https://mc.yandex.ru/watch/47307528", style:"position:absolute; left:-9999px;", alt:""}
Институт истории им. Ш.Марджани
Академии наук Республики Татарстан
72f8c8fef504f7d9a1e6b81f7f83e421e0a37b8b
«Чистай өязенең мәгърифәт йолдызлары» фәнни-гамәли конференция (Казан, 14.06.2021)
08.07.2021

2021 елның 14 июлендә Казан шәһәрендә «Чистай өязенең мәгърифәт йолдызлары» дип аталган фәнни-гамәли конференция үткәрелә.

Конференция «Татнефть» хәйрия фонды ярдәме белән, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты һәм Татарстан Республикасының «Сириус» хатын-кызларга, гаилә һәм балаларга ярдәм күрсәтү» региональ иҗтимагый оешмасы тарафыннан оештырыла.

Конференция Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының конференц-залында (Казан шәhәре, Батурин урамы, 7А) узачак. Конференция үз эшен 10.00 сәгатьтә башлап җибәрәчәк.

Конференциянең төп максаты – Чистай өязендә туып үскән мәшһүр татар-хатын кызларының милләтне саклап калу, халыкны укымышлы, белемле итү юлында башкарган эшләрен күрсәтү. Конференциядә Чистай өязе кызлары: Хәдичә Ямашева-Таначева, Абруй Сәйфи, Фатыйма-Фәридә Вагапова-Нәүрүзова, Сания Гыйффәт, Ләбибә Хөсәения, Сәгадәт Исхакый-Чагатай, Илһамия Туктарова-Богданович, Өммегөлсем Камалова-Акчурина, Рабига Хәкимова, Вера Минкина, Рәйсә Ишморатова, Зәйтүнә Мәүлүдованың башкарган эшләре, тормыш юллары хакында галимәләребез чыгыш ясаячак.

Зыялы, белемле, батыр хатын-кызларыбызның эшләрен, тормышларын өйрәнү, халыкка җиткерү үзебезне саклап калу өчен кирәк. Үзенең тарихын, мәшһүр шәхесләрен белмәгән халык маңкортка әйләнә.

Оештыру комитеты: Биктимирова Тәэминә Әхмәт кызы,
Усманова Сурия Азгат кызы
тел. +7-965-603-4994
Эл.почта: cpomd@yandex.ru

Конференция программасы