%div %img{ src: "https://mc.yandex.ru/watch/47307528", style:"position:absolute; left:-9999px;", alt:""}
Институт истории им. Ш.Марджани
Академии наук Республики Татарстан
6bc2da2c048797b5840aaa2542bbfbbebe9936a8
2021 елның 25 августында фәлсәфә фәннәре докторы Фарит Мирза улы Солтанов үзенең 70 яшьлек юбилеен бәйрәм итә. Котлыйбыз!!!
25.08.2021

Хөрмәтле Фәрит Мирза улы! Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты җитәкчелеге һәм коллективы Сезне олуг бәйрәмегез – 70 яшьлек юбилеегыз белән ихлас күңелдән тәбрик итә.

Сез Тарих институтының иң күренекле галимнәренең берсе буларак, дистәләрчә еллар буена татар фәлсәфәсен һәм тарихын, татар мәгарифе мәсьәләләрен өйрәндегез, үзегезне чын мәгънәсендә әлеге эшнең белгече итеп таныттыгыз. Сез татар фәнендә бик аз өйрәнелгән, күләгәдә кала килгән мәгълүматларны барлап, җентекләп тикшереп, татар фәлсәфи фикере, ислам фәлсәфәсен өйрәнүгә зур өлеш керттегез. Шул ук вакытта, чын фидакарь зат, милләтпәрвәр шәхес буларак, милли мәгарифебез үсеше һәм аның тарихын өйрәнүгә багышланган бик күп хезмәтләр, мөһим документларны әзерләүдә катнаштыгыз. Исемнәре татар мәгарифе тарихында калырга лаеклы шәхесләребезнең, педагогларыбызның халкыбыз өчен эшләгән хезмәтләрен тарих мәйданына кайтаруга, халкыбызга җиткерүдә көчегезне кызганмый, армый-талмый эшләдегез. Сез – ихтирамга лаеклы җитәкче, бик күп яшь галимнәрне тәрбияләгән, аларга юл күрәткән остаз, укытучы да.

Фәрит әфәнде, Сезне гомер бәйрәмегез белән котлап, ныклы сәламәтлек, озын гомер, тыныч тормыш һәм иҗади уңышлар телибез. Иҗат чишмәгез саекмасын, гел шулай киң күңелле, милләт җанлы булып калыгыз.

Ихтирам белән,

Р.Р.Салихов, 
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры, ТР ФА академигы

  • 0048de6b87a109b871f964e3d5b996f58675ebc0