Галимнәр татарча диктант язды
10.09.2021
10.09.2021
2021 елның 10 сентябрендә Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты хезмәткәрләре ТР Иҗтимагый палатасы вәкилләре белән берлектә «Татарча диктант» белем тикшерү акциясендә катнаштылар.
Диктант язу өчен атаклы татар язучысы Гомәр Бәшировның «Чишмә моңы ничек җыр булды?» истәлегеннән өзек тәкъдим ителде. Текстны ТРның халык артисты, ТР Дәүләт Советы депутаты Тәхфәтуллин Рамиль Чыңгыз улы укыды.