%div %img{ src: "https://mc.yandex.ru/watch/47307528", style:"position:absolute; left:-9999px;", alt:""}
Институт истории им. Ш.Марджани
Академии наук Республики Татарстан
Fd03d6510e31673f3ac0d826a39af80393a16b1b
2021 елның 16 ноябрендә Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында «Татар халкы тарихында Алтын Урда чагылышы» исемле түгәрәк өстәл узды
16.11.2021

Бу чарада Тарих институт, Милли китапханә, Казан федераль университеты, Болгар ислам академиясе галимнәре катнашты.

Түгәрәк өстәлдә әлеге темалар күтәрелде:

- Алтын Урда чорындагы идарә итү, финанс һәм салым системалары төрки халыкларда дәвам итүе;
- Гаскәр;
- Шәһәр цивилизациясе;
- Мәдәният;
- Язма татар теле үсеше;
- Башка халыкларга толерантлык.

Катнашучылар игътибарына түбәндәге чыгышлар тәкъдим ителде:

Гыйбатдинов Марат Миңгали улы, педагогика фәннәре кандидаты, ТР ФА Ш.Мәрҗани ис. Тарих институтының Милли мәгариф теориясе тарихы үзәге мөдире, фәнни эшләр буенча директор урынбасары
Алтын Урда һәм татар ханлыклары чорында язылган әсәрләрдә мәгариф темасын өйрәнүдәге максатлар

Нуриева Фәнүзә Шәкүр кызы, филология фәннәре докторы, Казан (Иделбуе) федераль университеты профессоры
Татар әдәби теле тарихында Алтын Урда чоры

Измайлов Искәндәр Лерун улы, тарих фәннәре докторы, ТР ФА Ш.Мәрҗани ис. Тарих институтының М.Г.Госманов исемендəге Алтын Урда һəм татар ханлыклары тарихын өйрə­нү үзəгенең әйдәп баручы хезмәткәре
Җучи Олысында коммуникация системасы

Миргалеев Илнур Мидхәт улы, тарих фәннәре кандидаты, ТР ФА Ш.Мәрҗани ис. Тарих институтының М.Г.Госманов исе­мендəге Алтын Урда һəм татар ханлыклары тарихын өйрəнү үзəге мөдире
Алтын Урда һәм Госманлы дәүләте бәйләнешләре

Забиров Абдуррауф Абдулкадыр улы, Сәед Кол Шәриф исе­мен­дәге Ислам мәдәниятен, фәне һәм мәгарифен үстерү хәйрия вакфы генераль директоры
Алтын Урда һәм татар ханлыкларының Госманлы дәүләте белән булган элемтәләренә яңа караш

Мөстәкыймов Ильяс Альфред улы, тарих фәннәре канди­даты, ТР Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре
Мөхәммәд Нәхчивани хезмәтендә «улус» термины

Галимов Тэймур Рустэм улы, тарих фәннәре кандидаты, Болгар ислам академиясенең Диннәр арасындагы аралашу үзәге мөдире урынбасары; Фәтхуллин Рәмис Альберт улы, теология магистры, Болгар ислам академиясенең Диннәр арасындагы аралашу үзәге фәнни хезмәткәре
Татарларда дин иреге тануның тарихи һәм дини нигезләре (Алтын Урда чоры)

Гатин Марат Салават улы, тарих фәннәре кандидаты, Казан (Иделбуе) федераль университетының Халыкара мөнә­сәбәтләр институты доценты
Юбилейлы булмаган юбилей – Мөхәммәт һәм Сәхиб-Гәрәйләрнең Мәскәүгә һөҗүменә 500 ел: алман һәм татар-Татарстан историографияләрен бәяләмәләре

Cм. подробнее Программу круглого стола

См. также о мероприятии:

https://islamnews.ru/2021/11/17/v-kazani-obsudili-razvitie-tatarskogo-yazyka-v-srednevekovyy-period

https://bolgar.academy/predstaviteli-czentra-mezhreligioznogo-dialoga-akademii-prinyali-uchastie-v-kruglom-stole-otrazhenie-zolotoj-ordy-v-istorii-tatarskogo-naroda/

  • 291b3afbf8ab7ececa75d4c0a7ad2b2c6e9a089e
  • B4238392fbf45886219788902f3b5a7cd517d469
  • F58025593dd0cc0ec3db0cd0abe5124db4feba52
  • B9f5416d39c8dbff89a6971dbd3eabe615ce169b
  • 8965c29f5b9653a1e6d119a910a053973faece02
  • 81f34f70c7f4f330b53d7bb7b2cfe2e66ff158a3
  • C088b010dab0b39765f73a242ab8790908fb545d
  • F711d35fd51ce62e5ce28e500861ddabca28ddbc