%div %img{ src: "https://mc.yandex.ru/watch/47307528", style:"position:absolute; left:-9999px;", alt:""}
Институт истории им. Ш.Марджани
Академии наук Республики Татарстан
9ce202524a1e35bb54f800fca9ac1d145fd3faec
2021 елның 19 ноябрендә Тарих институтында күренекле галим, педагог һәм җәмәгать эшлеклесе Гаяз Максудовның тууына 130 ел тулуга багышланган «ХХ гасыр башы татар зыялыларының язмышы» дигән темага түгәрәк өстәл булып узды
22.11.2021

19 ноябрьдә ТР ФА Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Милли мәгариф тарихы һәм теориясе үзәгендә булып узган түгәрәк өстәлдә ХХ гасырның беренче чиреге татар зыялыларының эшчәнлеге һәм язмышлары турында сүз алып барылды. Чыгыш ясаучылар татар халкының күренекле улы, математик, дәреслекләр авторы, Татарстан мәгариф халык комиссариаты каршында оештырылган Академүзәкнең беренче рәисе, танылган җәмәгать эшлеклесе һәм шәхес культы корбаны Гаяз Гыйсаметдин улы Максудовның тормыш юлы һәм эшчәнлеге, татар милләте алдындагы казанышлары, Академик үзәкнең эшчәнлеге, анда хезмәт куйган татарлар турында сөйләштеләр. Чарада катнашучылар шулай ук шул чорның башка зыялылары – Сәетгәрәй Әхмәров Якуб Богданович, Нәсыйх Мөхетдинов, Хәлил Әбүлхан, Габдрахман Ильяси, Шәйхгаттар Иманаев, Шакир Мөхәммәдъяров, Габдулла Биги, Габдулла Гыйсмәти, Хәбибрахман Зәбири, Хәлим Искәндәров, Хәбиб Зәйни, һ.б.ларның эшчәнлекләре һәм аянычлы язмышлары, аларның татар халкы тарихында тоткан урыннары турында тәфсилле сөйләделәр. Фикер алышуларда Марат Гибатдинов, Ләлә Мортазина, Шамил Садыйков, Людмила Бушуева, Эльмира Салахова һәм Тәэминә Биктимировалар катнашты. 

  • 87d2697ed044fa8b2ce8497e61b7a7b4fc9199ab
  • 75a5e7e1e12cf7d7163d11087b548e62e44c8167
  • 21867a97fc3cae557b8b330c403c1b2ef31c6532