%div %img{ src: "https://mc.yandex.ru/watch/47307528", style:"position:absolute; left:-9999px;", alt:""}
Институт истории им. Ш.Марджани
Академии наук Республики Татарстан
60125be9b5e65a431a9f58eb578e2eef560a5172
2021 елның 21 декабрендә ТР ФАнең Ш.Мәрҗани исем. Тарих институтының Милли мәгариф тарихы һәм теориясе үзәгендә “Татар мәгърифәтче хатын-кызларының эшчәнлеге һәм әдәби-педагогик мирасы” дигән темага түгәрәк өстәл булып узды
19.12.2021

2021 елның 21 декабрендә ТР ФАнең Ш.Мәрҗани исем. Тарих институтының Милли мәгариф тарихы һәм теориясе үзәгендә узган “Татар мәгърифәтче хатын-кызларының эшчәнлеге һәм әдәби-педагогик мирасы” дип исемләнгән түгәрәк өстәл эшендә Институтның Милли мәгариф тарихы һәм теориясе үзәге хезмәткәрләреннән тыш, Диннәр тарихы һәм иҗтимагый фикер, ТР халыкларының тарихи-мәдәни мирасы, Этнологик тикшеренүләр бүлекләре галимнәре, татар хатын-кыз мәгарифен, төбәк тарихын өйрәнүчеләр катнашты.

Чыгыш ясаучылар – Гибатдинов М.М., Мортазина Л.Р., Зиннәтуллина А.Ә., Садыйков Ш.Ф., Сәлахова Э.К., Гайнанова М.Р., Дәүләтшина Л.Ш.,  Биктимирова Т.Ә., Даутова Э. ХХ гасыр башы татар мәгарифе һәм әдәбияты үсешенә өлеш керткән мәгърифәтче-әдибәләр, хатын-кыз педагогларның эшчәнлеген һәм тормыш юлын, язма мирасларын өйрәнү һәм заман укучысына җиткерү һ.б. мәсьәләләргә тукталдылар. Тарихи чыганак һәм заманча уку-укыту әсбабы буларак Галимәтелбәнат Биктимерия, Фәхрелбәнат Сөләймания хезмәтләре, Кавказда татар хатын-кыз мәгърифәтчеләренең эшчәнлеге, Акъегет мәдрәсәсе мөгаллимәләре, Маһруй Барудия, Рабия Арат турындагы яңа мәгълүматлар катнашучыларда зур кызыксыну уятты.

*  *  *

Әлеге чарада түбәндәге юнәлешләр буенча фикер алышулар булачак:

– Хатын-кыз педагоглар, мәгърифәтчеләр һәм аларның татар педагогик фикере үсеше тарихында тоткан урыннары;

– 19 гасыр ахыры – 20 гасыр башы татар хатын-кыз мәгърифәтчеләрнең әдәби-педагогик мирасын өйрәнүнең торышы;

– Күренекле хатын-кыз мәгърифәтчеләрнең тормышын һәм эшчәнлеген өйрәнү, иҗади мирасларын укучыларга тәкъдим итү мәсьәләсе;

– Моңарчы аз билгеле булган педагогларның хезмәтләрен өйрәнү, заман укучысына җиткерү;

– Педагогик хезмәтләрне рус теленә тәрҗемә итү мәсьәләсе.

Үткәрү урыны: Казан шәһәре, Батурин урамы, 7а йорт, 221 бүлмә

Башлана: сәгать 11дә. 

  • B9a88643f65afda208b7eb7f223be10c0b691239
  • D4f696a206fbeb8ec4780cd14a4bff4e39a0128b
  • E2e56fbae8f4b64a366c4ed44b8e40c96e19e247
  • 6123334d7710baf8f9a324db99fe4c75fda6c58a
  • C55f6715c98ab19a170aa2af82fe68989b62eacc