%div %img{ src: "https://mc.yandex.ru/watch/47307528", style:"position:absolute; left:-9999px;", alt:""}
Институт истории им. Ш.Марджани
Академии наук Республики Татарстан
9f2bd871ea6a066b74d5371a4eb04057a6254b42
Милли китапханәдә Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган өчтомлык тәкъдим ителде
25.12.2021

2021 елның 24 декабрь көнне Милли китапханә бинасында Татарстан Республикасы фәннәр академиясе, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан әзерләнгән “Габдулла Тукай: тормышы һәм иҗаты” дип исемләнгән өчтомлык тәкъдим ителде. 2017 елда башланган әлеге проект Г.Тукайның тормышын, иҗатын чагылдырган өч томнан торган китаплар чыгу белән төгәлләнде. Беренче китап 1886–1907 елларны үз эченә ала, әлеге өлештә Г.Тукайның Казан арты һәм Җаектагы тормышы һәм иҗаты чагыла. Икенче китапта Г.Тукайның 1908–1910 тормышы күрсәтелә, ә өченче китап 1911–1913 еллар арасындагы вакыйгалар сурәтләнә. Бу өлештә шагыйрьнең даирәсе, милли матбугаттагы эшчәнлеге, сәяхәтләре, шигъриятенә хас үзенчәлекләр турында тәфсилле мәгълүмат бирелә.

Әлеге хезмәт Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре белән Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты белгечләренең хезмәттәшлегенең бер нәтиҗәсе дә булды. Яңа тарих бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Э.К.Сәлахова өченче китапны төзүче авторларының берсе. Аның тарафыннан Г.Тукай тормышында Әстерхан җирлеге белән бәйле истәлекләр бәян ителә, аның биредә гомер кичерүче татарлар янына сәяхәте сурәтләнә.

См. также https://www.tatar-inform.ru/news/iyali-predstavil-novyi-trextomnik-o-tukae-5848011

https://tatar-inform.tatar/news/culture/22-12-2021/milli-kitaphan-d-gabdulla-tukay-tormyshy-m-i-aty-ch-tomlygy-t-k-dim-itel-ch-k-5845666

Cм. Пресс-конференцию 22.12.2021 г. в агентстве «Татар-информ», посвященную презентации трехтомника

См. «Габдулла Тукай: тормышы һәм иҗаты» китабын тәкъдим итүдән фоторепортаж https://tatar-inform.tatar/photo_galleries/25-12-2021/gabdulla-tukay-tormyshy-m-i-aty-kitabyn-t-k-dim-it-d-n-fotoreportazh-5845928

  • 5e42958f1651abc33fb08426dedd97b396dd5759
  • 12e3bb63a698fdd400e3a4800839ccdbce19423a
  • 645adeed96f0aa65786ecda45ee7cd224f4bbb2f
  • A43b90f267d14a6ae603dd0ac8090845ee6b2be2
  • F93444bdc46bc7f1ada4cdeb802572a5d88dd7d1
  • D9c5213adbab22a4a1f7886c04010640897bf060
  • 708933d038fc2fa805544dfae742dee33fbcd3ea