%div %img{ src: "https://mc.yandex.ru/watch/47307528", style:"position:absolute; left:-9999px;", alt:""}
Институт истории им. Ш.Марджани
Академии наук Республики Татарстан
6c2f7da798e2d8f78b80088b446a9c4ff2a43000
2022 елның 12 гыйнварында тарих фәннәре докторы Фрид Айни улы Рәшитов үзенең 85 яшьлек юбилеен бәйрәм итә. Котлыйбыз!!!
11.01.2022

Хөрмәтле Фрид Айни улы! Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты җитәкчелеге һәм коллективы Сезне олуг бәйрәмегез белән ихлас күңелдән тәбрик итә!!!

Сез – намуслы хезмәт белән матур тормыш юлы үткән тәҗрибәле педагог һәм күренекле фән эшлеклесе. Сез дистәләрчә еллар буена яшь буынга тарих серләрен ачып, халкыбызның үткәненә аңлы караш тәрбияләүдә зур өлешегезне керттегез, үзегезне чын мәгънәсендә эшегезнең белгече итеп таныттыгыз.

Хөрмәтле Фрид әфәнде, Сезне гомер бәйрәмегез белән котлап, ныклы сәламәтлек, озын гомер, тыныч тормыш һәм иҗади уңышлар телибез. Якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп яшәргә насыйп булсын. Иҗат чишмәгез саекмасын, гел шулай киң күңелле, олы йөрәкле, милләт җанлы булып калыгыз.

Ихтирам белән,
Р.Р.Салихов,
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры, ТР ФА академигы

  • 1925f45641a96849f5310c053d6c3786e39c5852