%div %img{ src: "https://mc.yandex.ru/watch/47307528", style:"position:absolute; left:-9999px;", alt:""}
Институт истории им. Ш.Марджани
Академии наук Республики Татарстан
Bad4216e7c0161f1e7abada123dd97e12ef7a47a
Татарстан Республикасы язучылар берлегендә «Татар әдәбиятында тарих чагылышы» дип аталган темага түгәрәк өстәл утырышы узды
13.01.2022

2022 елның 12 гыйнварьнда Татарстан Республикасы язучылар берлегендә «Татар әдәбиятында тарих чагылышы» дип аталган темага түгәрәк өстәл утырышы узды. Түгәрәк өстәлдә тарихчылар һәм әдәбитчылар очрашты: галимнәр Дамир Исхаков, Марат Гатин, Нурулла Гариф, тарихи темага язучылар Ркаил Зәйдулла, Рабит Батулла, Фәүзия Бәйрәмова, Вахит Имамов, Тәлгать Галиуллин, Фәрит Яхин ТР Дәүләт советы депутаты, артист һәм кинорежиссер Рамил Төхфәтуллин, кинорежиссер Илдар Ягъфәров чыгыш ясадылар.

Утырышта Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтыннан И.М.Миргалеев һәм Э.Г.Сәйфетдинова катнаштылар. Түгәрәк өстәлне ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла башлап җибәрде, һәм мондый түгәрәк өстәлләрне системалы рәвештә алып барырга тәкъдим итте. Алтын Урда һәм татар ханлыкларын өйрәнү үзәге җитәкчесе Илнур Миргалеев Тарих институтында бик күп китаплар чыгуы турында, тарихчылар өчен популяр булган «Золотоордынское обозрение» журналның чыгуы турында сөйләде һәм тарихи сюжетларны халык кызыксынырлык итеп ачыклауда язучыларның катнашуын теләде. Җыелыш нәтиҗәсендә – тарихчыларның һәм әдәбиятчыларның элемтәсе даими булырга тиеш дип расланды.

См. https://tatar-inform.tatar/news/culture/12-01-2022/tatar-yazuchylary-bel-n-tarihchylar-aktivrak-hezm-tt-shlek-it-turynda-s-z-kueshty-5847062

  • E53f1a245fb42463b9bb2468231b81ee78c41686
  • 43c469468c5d8d574d77b62f3b6fb547bf7a2535