10.02.2022
Хөрмәтле Айдар Гарифетдин улы! Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты җитәкчелеге һәм коллективы Сезне олуг бәйрәмегез белән ихлас күңелдән тәбрик итә!
Сез Тарих институтының талантлы галимнәренең берсе буларак, татар фәнендә күләгәдә кала килгән мәгълүматларны барлап, җентекләп тикшереп, татар фәлсәфи фикере, ислам фәлсәфәсен, татар тарихын өйрәнүгә зур өлеш кертүче шәхес.
Хөрмәтле Айдар Гарифетдин улы, Сезне гомер бәйрәмегез белән котлап, ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез. Иҗат чишмәгез саекмасын, гел шулай киң күңелле, милләт җанлы булып калыгыз.
Ихтирам белән,
Р.Р.Салихов,
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры, ТР ФА академигы