Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге VIII Республика фәнни-гамәли конференциясе узды
19.02.2022
19.02.2022
18 февральдә 2022 елның Татарстанның Әтнә районы Комыргуҗа авылы мәктәбендә Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге VIII Республика фәнни-гамәли конференциясе булып узды. Күренекле галимебез Ш.Мәрҗанинең тормышы һәм эшчәнлегенә, атаклы шагыйребез Сибгат Хәкимнең иҗади мирасына, туган тел мәсьәләләренә багышланган секцияләрдә Республикабызның төрле районнары һәм Мари Эл республикасы мәктәпләре укучылары көч сынашты. Моннан тыш, укытучылар өчен дә махсус бәйге каралган иде. Эпидемиологик вазгыятьне истә тотып, чара зум форматында уздырылды.
Конференциядә катнашучыларның эшләрен бәяләүдә Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты хезмәткәрләре – Э.К.Сәлахова, Л.Р.Мортазина, А.В.Әхтәмова һәм Х.З.Баһаветдинова катнашты.