14.03.2022
2022 елның 16 мартында ТР ФА Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Иҗтимагый фикер һәм диннәр тарихы бүлегендә узган «Йосыф Акчура һәм аның даирәсендәге күренекле шәхесләр» дип исемләнгән түгәрәк өстәл эшендә Институтның Иҗтимагый фикер һәм диннәр тарихы бүлегеннән тыш, Милли мәгариф тарихы һәм теориясе үзәге, ТР халыкларының тарихи-мәдәни мирасы, Идел буе һәм Урал алды тарихы бүлеге галимнәре, Ульяновск һәм Уфа шәһәреннән катнашучылар булды.
Чыгыш ясаучылар Йосыф Акчураның Сембер, Казан һәм Төркия чоры тормышына, эшчәнлегенә тукталдылар, сәясәтченең милли тарихка карашы, геополитикага караган фикерләре хакында һ.б. мәсьәләләр буенча фикер йөрттеләр.
Түгәрәк өстәлдә түбәндәге юнәлешләр буенча фикер алышулар көтелә:
– Й. Акчура һәм төрки-татар мәгърифәтчелеге;
– Й. Акчураның Россиядə һәм Төркиядә иҗтимагый-сəяси эшчəнлеге;
– Й. Акчураның тормыш юлы;
– Й. Акчура һәм Акчуриннар нәселе;
– Й. Акчура даирәсендәге күренекле татар шәхесләренең тормышын һәм эшчәнлеген өйрәнү, иҗади мирасларын укучыларга тәкъдим итү мәсьәләсе;
– Й. Акчура мирасын барлау, өйрәнү һәм нәшер итү.
Үткәрү урыны: Казан шәһәре, Батурин урамы, 7А йорт, 221 нче бүлмә.
Башлана: 11.00 сәгатьтә.