Түгәрәк өстәл «Ф.Аитованың татар мәгърифәт үсешенә керткән өлеше», 2016 елның 7 нче июнь
26.05.2016
26.05.2016
2016 елның 7 нче июнендә Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Милли мәгариф тарихы һәм теориясе үзәгендә күренекле татар хатын-кыз мәгърифәтчесе Фатиха Аитованың тууына 130 ел тулуга багышланган «Ф.Аитованың татар мәгърифәт үсешенә керткән өлеше» дигән темага түгәрәк өстәл үткәрелә. Түгәрәк өстәлдә галимнәр, аспирантлар, педагоглар, журналистлар катнашырга чакырыла.
Үткәрү урыны: Казан шәһәре, Кремль, 5 подъезд, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының конференц-залы. Башлана: 10.00 сәг.
Мөрәҗәгать итү өчен телефон: (843) 292-17-62