%div %img{ src: "https://mc.yandex.ru/watch/47307528", style:"position:absolute; left:-9999px;", alt:""}
Институт истории им. Ш.Марджани
Академии наук Республики Татарстан
96786ca622176b5f70bd69ea2ee8937c70a07ebb
«Танылган дин эшлеклесе, мәгърифәтче, җәмәгать эшлеклесе Морат Рәмзи: тарих һәм хәзерге заман» дигән темага халыкара фәнни-гамәли конференция. Сарман, Әлмәт авыллары, 5–6 май 2022 ел
08.05.2022

5 май көнне дин эшлеклесе, тарихчы, җәмәгать эшлеклесе Морат Рәмзинең туган авылы Әлмәттә галимне искә алу чаралары узды. Очрашуда Ш.Мәрҗани исем. Тарих институты хезмәткәрләре т.ф.к. Р.К.Адыгамов, фәнни хезмәткәр Х.З.Баһаветдинова катнашты. Мәктәп укучылары, укытучылары һәм дин әһелләре белән очрашулар булды. Фольклор ансамбльләре татар халкының милли бәйрәмнәрен, дини йолаларын тасвирлаган театраль чыгышларын күрсәттеләр.

6 май көнне «Танылган дин эшлеклесе, мәгърифәтче, җәмәгать эшлеклесе Морат Рәмзи: тарих һәм хәзерге заман» дигән темага халыкара фәнни-гамәли конференция булды. Конференциядә Татарстан мөфтие Камил Самигуллин, Сарман һәм Мөслим районныры башлыклары, Гәбделәхәт Рәмзи – Морат Рәмзинең оныгы, галимнәр, дин әһелләре, төбәк тарихчылары һ.б.лар катнашты. Конференциядә катнашучылар алдында Ш.Мәрҗани исем. Тарих институты директоры урынбасары М.М.Гибатдинов сәламләү сүзе белән, т.ф.к. Р.К.Адыгамов “Мурат Рәимзинең җәдитчелеккә карашы”, фәнни хезмәткәр Х.З.Баһаветдинова “Авыл тарихы – язма чыганакларда (Сарман районы авыллары мисалында)” дигән темаларга чыгышлар ясадылар. Шулай ук конференция эшчәнлегендә директор урынбасары А.К.Бустанов катнашты. Конференция Бөтендөнья татар конгрессы, Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты һәм Бөтендөнья татар эшмәкәрләренә ярдәм ассоциациясе тарафыннан оештырылды.

См. также о мероприятии:

http://dumrt.ru/ru/news/news_27489.html

http://dumrt.ru/news/news_27486.html

https://sarmanovo.tatarstan.ru/index.htm/news/2083402.htm

См. фоторепортаж https://sarmanovo.tatarstan.ru/pressa/sarmanovo_foto.htm/photoreport/8123539.htm

  • Bd55d7c13372ddc2433d9776f7d4ef45f5e3c5cc
  • 0659783966368915b6d2fc9e869790c437097715
  • 71b8904a4d678479bc339b8b21e342608d4408b5
  • Aa51d3bc99ffbd3a8ed6bf587e136f2f30d37db0