%div %img{ src: "https://mc.yandex.ru/watch/47307528", style:"position:absolute; left:-9999px;", alt:""}
Институт истории им. Ш.Марджани
Академии наук Республики Татарстан
A603dead0c97dd35bf92f55f237aec631cff0610
Күренекле галимебез Габдулла Бубиның «Замане иҗтиһад мөнкарыйзмы, дәгелме?» («Иҗтиһад заманы үттеме, юкмы?») дип аталган китабы дөнья күрде. Әлеге хезмәт Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы уңаеннан нәшер ителде
05.07.2022

«Замане иҗтиһад мөнкарыйзмы, дәгелме?» дигән әсәр – күренекле татар дин галиме, мәгърифәтче, педагог, җәмәгать эшлеклесе Габдулла Бубиның (1871–1922) ислам динен реформалаштыру өлкәсенә караган хезмәте. Анда галимнең алдынгы фикерләре, киңкырлы карашлары, кыйммәтле киңәшләре чагылыш тапкан. Ул күтәргән иҗтиһад һәм тәкълид проблемалары бүгенге көндә дә бик актуаль яңгырый.

Әлеге хезмәт (Буби Г. Замане иҗтиһад мөнкарыйзмы, дәгелме? (Иҗтиһад заманы үттеме, юкмы?) / Басмага әзерләүче А.М.Гайнетдинов. – Казан: ТР ФА Ш.Мәрҗани исем. Тарих институты, 2022. – 152 б.) татар халкының дини-фәлсәфи мирасы белән кызыксынучы укучыларга тәкъдим ителә.

  • 26de6d2245e40c10b39b19696f31edfeda274d4f