%div %img{ src: "https://mc.yandex.ru/watch/47307528", style:"position:absolute; left:-9999px;", alt:""}
Институт истории им. Ш.Марджани
Академии наук Республики Татарстан
C09108cc5307916a6673d1b5d3ee5417cb5323c4
16 июль 2022 ел Татар Шорты авылында ишан Хәсән хәзрәт Исмәгыйлевкә һәм Болгарда исламны рәсми кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган түгәрәк өстәл узды
19.07.2022

Татар Шорты авылында (Чуашстанның Комсомол районы) авыл мәчетен торгызуга 30 ел тулу уңаеннан һәм төбәкнең күренекле дин әһеле, мәгърифәтче ишан Хәсән хәзрәт Исмәгыйлевкә (1832–1909) багышланган түгәрәк өстәл узды. Чараны Чуашстан мөселманнар Диния Нәзарәте Татар Шорты авылы мәхәлләсе белән берлектә оештырды. Биредә Мәскәү, Казан, Чебаксар, Ульяновск һ.б. урыннардан кунаклар бар иде, күп санлы авылдашлар кече ватаннарына кайтты. Кунаклар арасында Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Язучылар берлеге рәисе, шагыйрь Ркаил Зәйдулла, тарихчы Рәшид Амишов, Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре, һ.б.

Тарих интитуты директоры урынбасары Марат Гыйбатдинов тамашачыларга татар тарихында ислам мәгарифенең тоткан урыны, Татар Шорты авылына нигез салган лашманнар турында сөйләде, мәчет китапханәсенә авыл тарихына кагылган чыганакларны үз эченә алган, Институт чыгарган китапларны тапшырды. 

См. https://cheboksari.bezformata.com/listnews/dva-ishana-iz-odnoy-derevni/107569779/

  • B1bb4317b4c7e0012092a32d2fe839cb0ab364e0
  • A0e05280e8a8aec298703a89a562488c315af3a1
  • Ec8f0a50cf59e2f29c0ff0ffcd377a80cbfc26b5
  • 9481fd3f205461ff3d1d7e4a4fc01798097463f2
  • 6d63986160cc2e2d655ebb07f124650cb3ce717a
  • 42931f531ed1469bab42a621be62dfc7c86c8749
  • Bb2686f202904d06f86a78f13e6760e9b243f466
  • 36f52176e3bab4846141fe13d75e5621723ec621