%div %img{ src: "https://mc.yandex.ru/watch/47307528", style:"position:absolute; left:-9999px;", alt:""}
Институт истории им. Ш.Марджани
Академии наук Республики Татарстан
83b96b15bb99d29d1499b0b68d2657cf806d676e
02.08.2022 Бөтендөнья Татар Конгрессының VIII Съездының пленар утырышында Институт хезмәтләренә зур бәя бирелде
02.08.2022

2022 елның 2 июлендә Казанда Бөтендөнья Татар Конгрессының 30 еллыгына багышланган VIII Съезды узды. Пленар утырышында тарих институты директоры Р.Р.Салихов, директор урынбасары М.М.Гибатдинов, Алтын Урда һәм татар ханлыкларын өйрәнү үзәге җитәкчесе И.М.Миргалиев катнашты. Бөтендөнья Татар Конгрессы Милли Шурасы рәисе, әгъзалары сайланды. Радик Рим улы Салихов яңадан Милли Шура әгъзасы булып сайланды. ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиев чыгышында Тарих институты әзерләгән җиде томлы Татар Тарихын олы бәяләде, һәм милли тарихны язуда катнашучы институт хезмәткәрләренә олы рәхмәтләрен белдерде: “Әлеге күләмле хезмәт... республика өчен генә түгел, гомумән, фән дөньясы өчен дә зур вакыйга булды... Минем бу күмәк хезмәтне тудыручыларга, аның җитәкчесе Рафаил Сибгат улы Хәкимовка, Сезнең исемнән, аның коллективына тагын бер кат зур рәхмәтемне белдерәсе килә. Безнең тарихыбыз бар!”

См. https://zen.yandex.ru/video/watch/62eaa0d4a888be32512386f2?t=10

См. Telegram-канал   Институт истории Марджани 

  • 60ebd262cb05e706b15d59f5bb6c2925e3eff784
  • C7a02a944d630207ba61f93d6914144555afb582
  • 03aee01ceea4ff824b22649f0504e66bb9ac4f48
  • F2c652eb4f991d267fa7a3e95c8da57466d00930
  • C486463dc9e1254a1fbe03adef99e0dc2b65770c
  • 5411a571a079dfd729a83a5acc72215f992a5d97