06.09.2022
Хәйриячелек – татар халкының борынгыдан килгән күркәм гадәте. Халык элек-электән бер-берсенә булышып, фәкыйрь һәм мохтаҗларга ярдәм итеп яшәргә омтылган. Вакытлар узу белән әлеге күренеш тагын да камилләшкән һәм җәмгыятьнең төрле өлкәләренә үтеп кергән. Үзләренең күләмле иганәләре белән танылган Хөсәеновлар, Рәмиевлар, Акчуриннар, Аитовлар, Җантуриннар кебек күренекле гаиләләр тарих мәйданына күтәрелгән, төрле юнәлештәге хәйрия җәмгыятьләре оешкан. Хәйриячелекнең асылына төшенү, иганәчеләрнең төп максат-ниятләрен аңлау, бүгенге көндә хәйриячелекнең урынын ачыклау өчен Милли мәгариф тарихы һәм теориясе үзәгендә «Татар хәйриячелеге: тарихы, бүгенгесе һәм киләчәге» дигән темага түгәрәк өстәл уздырылачак.
Түгәрәк өстәлдә түбәндәге юнәлешләр буенча фикер алышулар көтелә:
– Татар җәмгыятендә хәйриячелек (XIX гасыр ахыры – ХХ гасыр башы);
– мәгариф үсешендә хәйриячелекнең роле;
– ХХ гасыр башында хәйрия җәмгыятьләре;
– күренекле татар хәйриячеләре;
– бүгенге көндә хәйриячелекнең торышы.
Үткәрү урыны: Казан шәһәре, Батурин урамы, 7А йорт, 221 нче бүлмә.
Башлана: 11.00 сәгатьтә.
Җаваплы кеше – Зиннәтуллина Алсу Әнвәровна (тел. 89050213904)
E-mail: citno21@mail.ru