26.10.2022
Түгәрәк өстәл ТР ФА Ш.Мәрҗани исем. Тарих институтының фән эшләре буенча директор урынбасары Гибатдинов Марат Миңгали улының сәламләү сүзе белән башланып китте. Тарих фәннәре кандидаты, җәмәгать эшлеклесе Биктимирова Тәэминә Әхмәт кызы татар байлары һәм мөселман хәйрия җәмгыятьләре эшчәнлекләре турында киң мәгълүмат бирде. Институт галимнәре: Мортазина Ләлә Рәис кызы, Салахова Эльмира Кадим кызы һәм Садыков Шамил Фәнис улы ХХ гасыр башының күренекле байлары Хөсәеновлар, Хәкимовлар һәм Маһруй Барудияләрнең тормыш юллары һәм хәйриячелек эшчәнлекләре турында кызыклы чыгышлар ясадылар. Гайнанова Миләүшә Рамиль кызы 1910–1960 елларда Төркиядәге татар мөһаҗирләре, Зиннәтуллина Алсу Әнвәр кызы “Уфа мөселман ханымнары җәмгыяте”нең эшчәнлеге турында сөйләделәр. Россия ислам институтының Ислам теологиясе кафедрасы мөдире Гимазова Рафилә Алмарис кызы Иж-Бубый мәдрәсәсе эшчәнлегендә химаячеләрнең ролен ассызыклап үтте. Казан федераль университеты Н.И.Лобачевский исем. Фәнни китапханәнең баш библиографы Шәрәфиева Рәисә Гамир кызы Мирхәйдәр Фәйзинең ачлык елларында театр һәм концертлар куеп, халыкка матди һәм мәдәни ярдәм күрсәтүе белән таныштырды.
Хәйриячелекнең бүгенге көндәге торышы аеруча игътибарга лаек. Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исем. Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Абдуллина Флюра Галимҗан кызы һәм Уфадагы “Мәрьям Солтанова-Акчурина исем. татар зыялылары клубы” җитәкчесе Акчурина Нәфисә Фәйрүз кызы үзәкләренең эшчәнлеге, хәйриячелек тарихын һәм традицияләрен яшь буынга җиткерү юлында куйган тырышлыклары турында саллы чыгышлар ясадылар.
Түгәрәк өстәл эшендә ТР Мөселманнарының Диния нәзарәте “Зәкят” хәйрия фондының әйдәп баручы белгече Зыятдинов Динар Дамир улы һәм “Ярдәм” Милли ислам хәйрия фонды президенты Исмәгыйлов Илһам Фәтхерахман улы катнаштылар. Алар үзләре хезмәт куйган хәйрия фондларының оешу тарихы, аларның эшчәнлеге, нинди өлкәләрдә һәм кемнәргә ярдәм күрсәтелү турында сөйләдерләр, алдагы планнары белән таныштырдылар.