%div %img{ src: "https://mc.yandex.ru/watch/47307528", style:"position:absolute; left:-9999px;", alt:""}
Институт истории им. Ш.Марджани
Академии наук Республики Татарстан
B97214e5110c3a63ab9b39f43e9666c78e85956d
Олпат шәхесләребез Галимҗан Баруди һәм Шәһер Шәрәф язган «Маһруй ханым тәрҗемәи хәле» китабы дөнья күрде
23.11.2022

Институтның өлкән фәнни хезмәткәре Айдар Гайнетдинов моңа кадәр билгеле булмаган бу хезмәтнең кулъязмасын ачыклады һәм аны, гарәп графикасыннан кириллицага күчереп, басмага әзерләде.

«Маһруй ханым тəрҗемəи хəле» китабы күренекле педагог, җəмəгать эшлеклесе, хəйрияче Маһруй Үтəмешеваның (1862–1904) тормыш юлы һəм эшчəнлегенə багышланган. Анда аның тəрбиялəнүе, шəхси сыйфатлары, изге гамəллəре, педагогик эшчəнлеге сурəтлəнə.

Әлеге хезмәт (Баруди Г., Шəрəф Ш. Маһруй ханым тəрҗемəи хəле / Басмага əзерлəүче А.М. Гайнетдинов. – Казан, 2022. – 64 б.) мөгаллимнəргə, тəрбиячелəргə, дин əһеллəренə, төбəк тарихын өйрəнүчелəргə, гомумəн, милли тарихыбыз һəм педагогик мирасыбыз белəн кызыксынучы киң катлау укучыларга тəкъдим ителə.