Институтның өлкән фәнни хезмәткәре Айдар Гайнетдиновның «Шепшеңәр авылы тарихы» монографиясе дөнья күрде
21.12.2022
21.12.2022
Исеменнән үк аңлашылганча, ул Татарстан Республикасы Кукмара районы Шепшеңәр авылы тарихына багышлана. Китапта архив чыганаклары нигезендә саланың үткәне тасвирлана, элек анда яшәгән кешеләр хакында мәгълүмат бирелә, кайбер вакыйгалар сурәтләнә.
Әлеге басма (Гайнетдинов А.М. Шепшеңәр авылы тарихы / А.М. Гайнетдинов. – Казан: «Конверс», 2022. – 316 б., төс. рәс 20 б.) төбәк тарихы белән кызыксынучы киң катлау укучыларга тәкъдим ителә.