%div %img{ src: "https://mc.yandex.ru/watch/47307528", style:"position:absolute; left:-9999px;", alt:""}
Институт истории им. Ш.Марджани
Академии наук Республики Татарстан
758b906a308acff5d508346602a4483132a94f36
20 февраль 2023 ел ТНВ телеканалындагы «Таяну ноктасы» тапшыруының чираттагысы «Әстерхан татарлары» дигән тема астында төбәктә халык санын алу нәтиҗәләренә багышланды
22.02.2023

2021 елда Россиядә халык санын алу үтте, Росстат биргән мәгълүмат буенча, татарлар саны 600000 кешегә кимегән. Татарның кимүе һәр регион буенча да күзәтелә. Чираттагы «Таяну ноктасы» тапшыруы Әстерхан өлкәсендәге татарларга һәм халык санын алу нәтиҗәләренә багышланган иде. 2021 елда Әстерхан татарлары, 2010 елгы мәгълүмат белән чагыштырганда, 12000 кешегә кимегән, ә 2002 елдан караганда, Әстерхан 22000 татарын югалткан.  Шул ук вакытта 20 ел эчендә нугайлар саны 7000 кешегә арткан. Моның сәбәпләре нидә? Әстерхан татарларының тарихы, аларның хәзерге халәте һәм проблемалар хакында фикер алышу өчен студиягә галимнәр, Әстерхан төбәгеннән чыккан күренекле шәхесләр, шунда гомер итүчеләр чакырылган иде. Тапшыруда Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре С.Рәхимов, Д.Умеров, Институтның өлкән фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Э.Сәлахова, филология фәннәре кандидаты Ф.Җәүһәрова, Әстерхан шәһәренең «Ак мәчет» имамы М.Юнысов, татар теле укытучысы Г.Вәлиева катнаштылар.

См. https://tnv.ru/tv-projects-item/tayanu-noktasy/

  • C64c93e5fc45c58c4323f0241f0bcca7c1b48f8c
  • 6897ed35377514ff48e3ee07d8c1b851cbfd13b3
  • Ae9cddfbfa12e5b2581e8d3626d856193df5e0f7