%div %img{ src: "https://mc.yandex.ru/watch/47307528", style:"position:absolute; left:-9999px;", alt:""}
Институт истории им. Ш.Марджани
Академии наук Республики Татарстан
7578fb21f17467d7802e3da1aae6425f03983960
ТР ФА Ш.Мәрҗани исем. Тарих институты өлкән фәнни хезмәткәре Айдар Марсил улы Гайнетдиновның «Казанның Яңа Татар бистәсе зираты эпиграфик истәлекләре» дип аталган чираттагы хезмәте дөнья күрде
03.03.2023

Китапта Казан шәһәрендә урнашкан Яңа Татар бистәсе зиратында хәзерге көнгә хәтле сакланып калган гарәп язулы татар эпиграфик истәлекләренең тулы тасвирламасы бирелгән. ТР ФА Ш.Мәрҗани исем. Тарих институты тарафыннан оештырылган фәнни экспедиция вакытында бу зиратта 1841 елдан алып 1929 елга хәтле куелган 1400 дән артык кабер ташы исәпкә алынган һәм өйрәнелгән иде. Автор тәүге мәртәбә аларның барысының да текстларын, хәзерге телгә күчермәләрен, фотосурәтләрен китергән.

Мәгълүм булганча, Яңа Татар бистәсе зиратында ХХ йөз башына кадәр татар милләте үсешенә зур өлеш керткән күренекле мәгърифәтчеләр, педагоглар, дин әһелләре, сәүдәгәрләр, җәмәгать эшлеклеләре җирләнгән.

Әлеге хезмәт (Гайнетдинов А.М. Казанның Яңа Татар бистәсе зираты эпиграфик истәлекләре. – Казан: «Конверс», 2023. – 800 б.) татар тарихи-мәдәни мирасын өйрәнүче галимнәргә, мөгаллимнәргә тәкъдим ителә.

________________________________

Вышел в свет очередной труд старшего научного сотрудника Института истории им. Ш.Марджани АН РТ Айдара Марсилевича Гайнутдинова «Казанның Яңа Татар бистәсе зираты эпиграфик истәлекләре» («Эпиграфические памятники кладбища Ново-Татарской слободы Казани»).

В книге представлено полное описание татарских эпиграфических памятников, сохранившихся на кладбище Ново-Татарской слободы Казани. В ходе научной экспедиции, организованной Институтом истории им. Ш.Марджани АН РТ, на этом кладбище было выявлено и изучено свыше 1400 арабографичных надмогильных плит, датируемых периодом 1813–1929 гг. Автор впервые осуществил описание всех памятников, транскрипцию их текстов, перевод надписей на современный татарский язык.

Как известно, на кладбище Ново-Татарской слободы нашли последнее пристанище видные просветители, педагоги, священнослужители, купцы, общественные деятели, внесшие значительный вклад в развитие татарской нации до начала ХХ в.

Издание (Гайнетдинов А.М. Казанның Яңа Татар бистәсе зираты эпиграфик истәлекләре. – Казан: «Конверс», 2023. – 800 б.) адресовано ученым, преподавателям, краеведам, интересующимся историко-культурным наследием татарского народа.

 

  • 4292c87e64fca994f5804f56b91a29bbeb95d8bf