%div %img{ src: "https://mc.yandex.ru/watch/47307528", style:"position:absolute; left:-9999px;", alt:""}
Институт истории им. Ш.Марджани
Академии наук Республики Татарстан
B41662e42e2fc2876a6dce96a38102c1fe9a2ebb
2023 елның 22 февралендә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында ТР ФА Ш.Мәрҗани исем. Тарих институты чыгарган «Татары Западного Приуралья в материалах государственных переписей населения 1795–1859 гг. Т.1. Мензелинский уезд» (Казань, 2022) басмасы тәкъдим ителде
08.03.2023

Белешмәлек ТР ФА Ш.Мәрҗани исем. Тарих институты Идел буе һәм Урал алды тарихы бүлеге хезмәткәрләре: бүлек җитәкчесе, тарих фәннәре докторы Р.Р.Исхаков, өлкән фәнни хезмәткәр, тарих фәннәре кандидаты И.Җ.Фәйзрахманов һәм фәнни хезмәткәр Х.З.Баһаветдинова тарафыннан эшләнелде. Әлеге хезмәттә Минзәлә өязенең 1795–1859 елларга караган V–X ревизия материаллары буенча статистика материаллары һәм яңа өстәмә тарихи документлар урын алды. Белешмәлек төбәктә яшәүче татар халкы санындагы үзгәрешләрне, сословие һәм дини составын, торак пунктларның урнашу структурасын ачыкларга ярдәм итә. Презентацияне үткәрүдә Институтның фәнни эшләр буенча директор урынбасары, педагогика фәннәре кандидаты М.М.Гибатдинов актив катнашты.

Видео һәм фоторепортажны «Татар-информ» сайтында карагыз:

https://tatar-inform.tatar/news/tarixcylar-xix-gasyrda-tatarlarnyn-baskort-sosloviesynda-bulu-uzencalegen-anlatty-5867445

https://tatar-inform.tatar/conferences/1795-1859-elgy-anis-p-materiallarynda-k-nbatysh-ural-bue-tatarlary-kitabyn-t-kdim-it-5852080

«1795–1859 елгы җанисәп материалларында Көнбатыш Урал буе татарлары» китабын тәкъдим итү (видео на YouTube канале Tatar-inform.tatar)

См. Татары Западного Приуралья в материалах государственных переписей населения 1795–1859 гг. Т. 1. Мензелинский уезд. Справочное издание / отв. ред. Р.Р. Исхаков. – Казань: Институт истории им. Ш.Марджани АН РТ, 2022. – 260 с.; 8 с. ил.