%div %img{ src: "https://mc.yandex.ru/watch/47307528", style:"position:absolute; left:-9999px;", alt:""}
Институт истории им. Ш.Марджани
Академии наук Республики Татарстан
417ba90c9401080bf9e24498bba412720708af09
2023 елның 4 апрелендә Биектау районы Ямаширмә урта гомуми белем мәктәбендә Ш.Мәрҗани исем. Тарих институты хезмәткәрләре белән берлектә «Казан арты авыллары: үткәнгә караш һәм үсеш перспективалары» дигән темага республикакүләм фәнни-практик конференция булып узды
05.04.2023

Конференция Ямаширмә мәктәбе директоры Сафиуллин Ленар Габделкаюм улының сәламләү сүзе белән башланып китте. Мәктәп укучыларының курайчылар ансамбле чыгышы, «Ямаширмә биюе» музыкаль күренеше һәм «Туран» ательесы осталары тарафыннан эшләнгән милли киемнәр күргәзмәсе бик яхшы тәэсир калдырды. Ш.Мәрҗани исем. Тарих институты хезмәткәрләре – т.ф.д. Валеева-Сулейманова Гүзәл Фуад кызы, Исхаков Радик Равил улы, фәнни хезмәткәр Баһаветдинова Халидә Зиннәт кызы Казан арты татар авыллары тарихына бәйле (Ямаширмә авылы мисалында) фәнни чыгышлар ясадылар.

Конференция кысаларында «Татарстан мәдәният ресурс үзәге» җитәкче урынбасары, т.ф.к. Г.М.Латыйпова, Биектау районы Тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының методик берләшмәсе җитәкчесе Н.Ә.Галләмова, «Туран Арт» директоры, һөнәрче-эшмәкәр С.К.Хайбрахманова, Ямаширмә мәктәбе укытучылары Р.Х.Сираева, Ч.И.Галиәхмәтовалар чыгыш ясадылар.

Чараның икенче өлешендә «Казан арты авыллары халкының икътисади хәле (XIX гасыр башы – ХХ гасыр башы)» (автор-төзүче Х.З.Баһаветдинова) дигән хезмәтне тәкъдим итү булды.

Соңыннан, фикер алышуда милли тәрбия буенча методист С.Ф.Юнысова, краеведлар җәмгыяте җитәкчесе Р.З.Салиев, «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Г.Шакирова, Мүлмә авылы мәктәбе тарих укытучысы Н.М.Гараевлар үз фикерләре белән уртаклаштылар.

Ямаширмә урта гомуми белем мәктәбенең тарих укытучысы, «Сугышчан Дан» музее җитәкчесе Галиәхмәтова Чулпан Илсур кызы тарих фәнен үстерүдә, туплауда зур хезмәт куйганы өчен Ш.Мәрҗани исем. Тарих институты Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

См. Программу конференции

  • 06f286a78518a059fba0d97ccc5463dc1c4bffe7
  • 00021a4a8546e30efc1af219038618873e5c6c9b
  • F8bda2d6705211853437cc75075ed24269d4b1cf
  • Bdbb2b7a03a2998c59aa90aa131acbe08c13b89d
  • F69d801ceba1b2cb2572a38c844d00c6036e32c2
  • 5cfd0f88e7dfea467efe4d2e1cbb5568b52a56d8
  • 5d6e764a186a3d0c7cb61c0ec2cf82cae30b0917
  • A627110819978e1a7cda2bf8bcda80881760b2dd