20.04.2023
Хөрмәтле Гомәр Салих улы! Татарстан Републикасы Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты җитәкчелеге һәм барлык хезмәт коллективы исеменнән Сезне ихлас күңелдән 90 яшьлек олпат юбилеегыз белән тәбрик итәбез.
Сез – төрле кыйтгаларга таралып яшәүче татар милләте, Татарстан җәмәгатьчелеге тарафыннан зур абруй казанган, милли җанлы, фидакарь галимнәребезнең берсе. Сез һәрчак милләтебезнең яшәеше өчен чын йөрәктән борчылып яшәүче, аның киләчәге өчен кулыгыздын килгәнчә, һәм артыграк та, өлеш кертергә омтылган зыялыларыбыз арасында. Татарларның милли үзаңын күтәрүдә, милләтнең нигезен тәшкил иткән туган телебезне, милли гореф-гадәтләребезне, халкыбызның кыйммәтле рухи мирасын саклауда, милләтебезнең данлы үткәнен, атаклы каһарманнарының эшчәнлеген тирәнтен өйрәнеп, бүгенге буын яшьләребезгә җиткерүдә Сезнең өлешегез әйтеп бетергесез дәрәҗәдә зур.
Сез, хөрмәтле Гомәр Салих улы, Россиядә яшәгән башка милләтләрнең тарихын өйрәнүдә, аларның традицияләрен саклау һәм яңартуда да зур эш башкарган олуг галимнәребезнең берсе. Хезмәт эшчәнлегегезне гади укытучы буларак, тува балаларына илебезнең шанлы үткәнен өйрәтү, аларны чын ватан рухында тәрбияләү белән башлап җибәргәнсез, озак еллар республикада мәгариф һәм фән торышы өчен җавап биргәнсез, тува халкының мәдәнияте, мәгърифәте үсешенә зур өлеш керткәнсез. Татарстан Республикасында тарих фәнен үстерүдә, яңа буын тарихчылар әзерләүдә дә Сезнең өлешегез зур. Татар энциклопедиясе институтының эшчәнлеген Сезнең шәхесегездән, Сезнең хезмәтләрегездән аерып карау һич мөмкин түгел. Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты белән дә һәрчак эшлекле элемтәдә булдыгыз, гыйльми эшебездә һәрвакыт ярдәм итеп, киңәшләрегезне биреп тордыгыз. Без Сезнең эшчәнлегегезгә зур бәя бирәбез һәм олуг рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Бәйрәмегез белән котлап, Сезгә корычтай нык сәламәтлек, күтәренке кәеф, иҗади уңышлар, гаиләгезгә һәм якыннарыгызга иминлек телибез.