%div %img{ src: "https://mc.yandex.ru/watch/47307528", style:"position:absolute; left:-9999px;", alt:""}
Институт истории им. Ш.Марджани
Академии наук Республики Татарстан
4b6fa627fdfbb3706c0b9f21431e252df65928a7
2023 елның 24–25 апрелендә татар әдәбияты классигы, танылган публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Гаяз Исхакыйның тууына 145 ел тулу уңаеннан «Парадигмалар алмашыну шартларында татар белеме: теория, методология, гамәл» дигән темага Халыкара фәнни-гамәли семинар үткәрелде
25.04.2023

Фәнни-гамәли семинар кысасында түбәндәге темаларга түгәрәк өстәлләр оештырылды:

– Татарлар чит илләрдә: тарих, шәхесләр, мирас;

– Татар тарихында һәм милли иҗтимагый хәятында Гаяз Исхакый һәм аның замандашлары;

Гаяз Исхакыйның әдәби иҗаты: поэтика, рецепция, тел;

Мәдәниятара чикләр: проблемалар һәм тикшеренү методлары.

Әлеге семинар эшендә Алматы (Казакъстан), Баку (Азәрбайҗан), Бишкек (Кыргызстан), Истанбул, Хоҗаэли (Төркия), Нөкес (Үзбәкстан), Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Уфа, Яр Чаллы, Алабуга һ.б. шәһәрләрдән катнашучылар булды.

Ш.Мәрҗани исем. Тарих институты фәнни хезмәткәрләре – т.ф.к. Сәлахова Эльмира Кадим кызы, т.ф.к. Гайнанова Миләүшә Рамил кызы, фәлс.ф.к. Хәйретдинов Айдар Гарифетдин улы Гаяз Исхакыйның эшчәнлегенә, тормышына багышланган, хәзерге татар теленә тәрҗемә итүнең актуаль мәсьәләләре турында чыгышлар ясадылар.

Шулай ук, Гаяз Исхакый һәм ХХ–ХХI гасырлар дөньясы исемле чарада «Гаяз Исхакый һәм XX–XXI гасырлар татар дөньясы» темасына фәнни-гамәли семинар материаллары, «Гаяз Исхакый. Көндәлекләр. 1 китап (1919–1920)» һәм «Гаяз Исхакый. Милли куәтләр бардыр = Есть сила в нации» җыентыклары тәкъдим ителде.

Тулырак мәгълүмат:

http://www.antat.ru/tt/iyli/news/16085/

http://www.antat.ru/tt/iyli/news/16086/

https://tatar-inform.tatar/news/kazanda-gayaz-isxakyinyn-tuuyna-145-el-unaennan-xalykara-seminar-uta-5870174

  • C7cc55d6051265a96df2bf1f9e60ac52be2805bf
  • 70e82e5cfab6f9c947bd42f82584687ea6b9ee09
  • 7e8a6deb7f7b4742d6dcbe48bbf7607f211ba674
  • 4002efce555d3e32030bfd6221fc1cd64bfe5975
  • 4d1be9293511c7300c56c80e9d4f541dd3f2e85c