I Төбәкара Исмәгыйль хәзрәт Сәлимшин укулары
02.05.2023
02.05.2023
29 апрельдә 2023 ел Башкортостан Республикасы Октябрьский шәһәренең Нарыш бистәсендә I Төбәкара Исмәгыйль хәзрәт Сәлимшин (1893–1975) укулары булып узды. Ул “Башкортостан Республикасы авыл җирлегендә мөселман мәхәлләсе үсеше: тарихы, гореф-гадәтләре һәм киләчәге” дигән темага багышланды. Чарада Башкортостан, Татарстан республикаларыннан мөселман мәгарифе, мәхәлләләр, дин әһелләре тормышы һәм эшчәнлеген өйрәнүче галимнәр, төбәк тарихчылары, журналистлар, Октябрьский шәһәренең “Нур-Ислам” мәдрәсәсе шәкертләре, мәхәллә халкы катнашты. Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты исеменнән Ләлә Мортазина “Җәлал казый тормышы һәм эшчәнлеге турында мәгълүмат” дигән темага чыгыш ясады.