%div %img{ src: "https://mc.yandex.ru/watch/47307528", style:"position:absolute; left:-9999px;", alt:""}
Институт истории им. Ш.Марджани
Академии наук Республики Татарстан
94f12693978a348deb63e78074b2eeaa0e9996e1
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты җитәкчелеге һәм коллективы Рүзәл Габдуллаҗан улы Юсуповны олуг бәйрәме – 85 яшьлек юбилее белән ихлас күңелдән тәбрик итә
14.09.2023

Рүзәл Габдуллаҗан улы Юсупов күп еллар дәвамында мәгариф, тел белеме өлкәсендә зур өлеш һәм намуслы хезмәт итә, республикабызның иҗтимагый тормышында катнаша. Рүзәл әфәнде үз эшчәнлегендә төрле хезмәт баскычлары буйлап югары үрләргә ирешеп, җаваплы һәм дәрәҗәле урыннарда эшләде. Казан педагогика университеты ректоры, Татарстан Фәннәр академиясе вице-президенты буларак, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты белән дә һәрчак эшлекле элемтәдә булды, гыйльми эшебездә һәрвакыт ярдәм итеп, киңәшләрен биреп торды. Аның күп кырлы эшчәнлеге Республика җитәкчелеге тарафыннан югары бәяләнде: ТАССРның атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Республикасының Фән һәм техника өлкәсендә дәүләт бүләге иясе. Тарих институты да эшчәнлегегезгә зур бәя бирә һәм олуг рәхмәтләрен җиткерә.

Рүзәл Габдуллаҗан улын гомер бәйрәме белән котлап, ныклы сәламәтлек, озын гомер, тыныч тормыш һәм иҗади уңышлар телибез. Һәрвакыт шулай киң күңелле һәм милләт җанлы булып калыгыз.