18.09.2023
Бүген күренекле сәясәтче һәм җәмәгать эшлеклесе, Үзбәкстан Республикасында яшәүче татарларның иҗтимагый-мәдәни агарту үзәге һәм Аксакаллар шурасы рәисе Рим Габдулла улы Гыйниятуллинга 80 яшь тулды.
Р. Гыйниятуллин 1943 елның 18 сентябрендә Үбәкстан СССРның Сәмәрканд өлкәсендә татар укытучылары гаиләсендә дөньяга килгән. Инженер-техник белгечлеге буенча белем ала, икътисад буенча кандидатлык диссертациясе яклый. Аның хезмәт эшчәнлеге икътисад, экология кебек ил һәм халык хуҗалыгы үсеше өчен мөһим булган өлкәләр һәм җитәкчелек эше белән бәйле – ул озак еллар Үзбәкстан хөкүмәтенең Вице-премьеры, Мелиорация һәм су хуҗалыгы министры булып эшли.
Рим Габдулла улы рәислек иткән Үзбәкстан татарларының иҗтимагый-мәдәни агарту үзәге, Аксакаллар шурасы Татарстан һәм Үзбәкстан арасындагы дуслыкны, татулыкны ныгытуда лаеклы урынын алып тора. Рим әфәнде Үзбәкстанда яшәүче милләттәшләребезнең телен, динен, мәгарифен, мәдәниятен саклау һәм үстерү, аларга һәрьяклап ярдәм итү өчен барлык көчен һәм тәҗрибәсен куллана.
Р.Г.Гыйниятуллинның 80 яшьлек юбилее Татарстан һәм гомумән татар халкы тормышында да мөһим вакыйга. Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты җитәкчелеге һәм хезмәт коллективы Рим әфәндене ихлас күңелдән олуг юбилее белән котлый, милләтебезнең асыл улына саулык-сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә иминлеге тели.