%div %img{ src: "https://mc.yandex.ru/watch/47307528", style:"position:absolute; left:-9999px;", alt:""}
Институт истории им. Ш.Марджани
Академии наук Республики Татарстан
497168d4eeeed8f084d7ed856aa8c3ff44755676
2023 елның 3 октябрендә Актаныш беренче урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Көнчыгыш Кама аръягы татар авыллары» дигән темага республикакүләм фәнни семинар булып узды
04.10.2023

Фәнни семинар укучыларның җырлы-биюле сәламләве белән башланып китте. Чараны Татарстан Республикасы Актаныш районы Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләре буенча урынбасары Әнварова Дилбәр Миркасыйм кызы ачып җибәрде.

Ш.Мәрҗани исем. Тарих институты хезмәткәрләре – т.ф.д. Исхаков Радик Равил улы, тарих фәннәре кандидаты Сәлахова Эльмира Кадим кызыАктаныш районы «Туган якны өйрәнү музее» директоры Әһлетдинов Мирсил Мәгыйс улы, Актаныш беренче урта мәктәбенең тарих укытучы Сафиуллин Руслан Наил улы, Актаныш беренче урта мәктәбенең директоры Мансуров Альберт Мирхәт улы үзләренең чыгышларында төбәк тарихын өйрәнү мәсьәләләренә, методикасына басым ясадылар.

Семинар кысаларында фәнни хезмәткәр Баһаветдинова Халидә Зиннәт кызы «Татарские селения Восточного Закамья / отв. ред. А.И. Ногманов. – Казань: Институт истории им. Ш.Марджани АН РТ, 2021.  276 с., 20 с. ил.» китабын тәкъдир итте.

Фәнни хезмәтне тормышка ашыруда ярдәм күрсәткәннәре өчен актанышлыларга рәхмәт хатлары тапшырылды. Шулай ук, Актаныш Башкарма комитеты җитәкчесе исеменнән институт директоры Радик Рим исеменә, авторлар коллективына рәхмәт хаты бирелде.

Семинарда «Мәгариф» журналы редакторы Сөмбел Таишева, Актаныш районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Раниза Шакирова, Актаныш районы мәктәпләренең тарих, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, музей хезмәткәрләре, чакырылган кунаклар катнашты.

Богады мәктәбе директоры Инсаф Әмирханов, Актанышның 2-нче мәктәп тарих укытучысы Васил Сәлихов, Актаныш техникумы тарих укытучысы Рөстәм Мусиннар үз фикерләре белән уртаклаштылар.

___________________________ 

Академия наук Республики Татарстан
Институт истории им. Ш.Марджани АН РТ
МКУ «Отдел образования исполнительного комитета
Актанышского муниципального района РТ»
МБОУ «Актанышская СОШ №1»

Республиканский научный семинар

«ТАТАРСКИЕ СЕЛЕНИЯ ВОСТОЧНОГО ЗАКАМЬЯ»

«КӨНЧЫГЫШ КАМА АРЪЯГЫ ТАТАР АВЫЛЛАРЫ»

ПРОГРАММА

3 октября 2023 г.

Место проведения: МБОУ «Актанышская СОШ №1»
(РТ, Актанышский район, с.Актаныш, пр. Ленина, д.42)

Время проведения: 3 октября 2023 г.

Начало в 13.00 ч.

РЕГЛАМЕНТ РАБОТЫ СЕМИНАРА:

Приветственное слово: до 5 минут

Доклады: 20 минут

12.30–13.00 – Регистрация участников

13.00 – Заседание (актовый зал)

Рабочие языки конференции: татарский, русский

3 октября 2023 г.

МБОУ «Актанышская СОШ №1» (с.Актаныш, пр.Ленина, д.42)

13:00–15:00

Модератор: Мансуров Альберт Мирхатович

ПРИВЕТСТВЕННОЕ СЛОВО / СӘЛАМЛӘҮ СҮЗЕ

Әнварова Дилбәр Миркасыйм кызы, Татарстан Республикасы Актаныш районы Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләре буенча урынбасары (Актаныш ав., Татарстан, РФ)

Мансуров Альберт Мирхәт улы, Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Актаныш беренче урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет учреждениесе директоры (Актаныш ав., Татарстан, РФ)

Гыйбатдинов Марат Миңгали улыпед.ф.к., ТР ФА Ш.Мәрҗани исем. Тарих институты фән эшләре буенча директор урынбасары (Казан шәһ., Татарстан, РФ)

ДОКЛАДЫ / ДОКЛАДЛАР

Формирование сословных групп татар Восточного Закамья (конец XVI–XVIII в.)
Исхаков Радик Равилевич – д.и.н., зав. отделом истории Поволжья и Приуралья Института истории им. Ш.Марджани АН РТ (г.Казань, Татарстан, РФ)

Гарәп язулы документлар белән эшләү методикасы
Сәлахова Эльмира Кадим кызы – т.ф.к., ТР ФА Ш.Мәрҗани исем. Тарих институты Яңа тарих бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре (Казан шәһ., Татарстан, РФ)

Музей эшчәнлеге аша туган төбәкнең тарихын яктырту
Әһлетдинов Мирсил Мәгыйс улы – «Татарстан республикасы Актаныш районы туган якны өйрәнү музее» дәүләт бюджет оешмасы директоры (Актаныш ав., Татарстан, РФ)

Татарстан республикасы үсешендә Актаныш беренче урта мәктәбенең өлеше
Сафиуллин Руслан Наил улы – Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Актаныш беренче урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет учреждениесе югары квалификацияле тарих укытучысы (Актаныш ав., Татарстан, РФ)

Милләтебез җәүһәре Мөхтәр Мутин
Мансуров Альберт Мирхәт улы – Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Актаныш беренче урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет учреждениесе беренче квалификацион категорияле тарих укытучысы (Актаныш ав., Татарстан, РФ)

ПРЕЗЕНТАЦИЯ КНИГИ / КИТАПНЫ ТӘКЪДИР ИТҮ

Татарские селения Восточного Закамья / отв. ред. А.И.Ногманов. – Казань: Институт истории им. Ш.Марджани АН РТ, 2021.  276 с., 20 с. ил.
Баһаветдинова Халидә Зиннәт кызы – ТР ФА Ш.Мәрҗани исем. Тарих институты Идел буе һәм Урал алды тарихы бүлеге фәнни хезмәткәре (Казан шәһ., Татарстан, РФ)

  • 786d2ede9add8106daef5c15cd093233de5c1b86
  • 0e175741edc029e2897c41ac89f047ec060f9056
  • 8b525b90f65c9cd250f74f9f027e9e8adcba2da9
  • De52ccadcb0ae6ee00b8d9acc888f716648a8035
  • 687355c9543339712d4ddb38ab6658566bd5c03b
  • F6496ac278d6a1ab233c744fbaeb44d1eeca81dc
  • 5d6f545a811d71e50dbbee06cc411bd03f24e6c8