%div %img{ src: "https://mc.yandex.ru/watch/47307528", style:"position:absolute; left:-9999px;", alt:""}
Институт истории им. Ш.Марджани
Академии наук Республики Татарстан
02b554f2e0eb9e2331576059fef0441ddf7a57fc
2023 елның 15 декабрендә Биектау районы Ямаширмә урта мәктәбенең 120 еллык юбилеена багышланган тантана узды
17.12.2023

Чарада ТРның Мәгариф һәм фән министры И.Г.Һадиуллин, Биектау муниципиаль районы башлыгы Р.Ф.Хисаметдинов, Ямаширмә авылы мәктәбен тәмамлаган Казан юридик институтының җитәкчесе, полиция генерал-майоры Ф.Х.Зиннуров, укытучылар, галимнәр, мәдәният хезмәткәрләре һ.б. катнашты.

ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры, ТР ФА академигы Салихов Радик Рим улы исеменнән фәнни хезмәткәр Х.З.Баһаветдинова тәбрик итте һәм архив чыганаклары нигезендә мәктәпнең 120 еллык тарихын тасвирлаган презентация күрсәтелде. Төбәк тарихын яшь буынга җиткерү эшендә күрсәткән тырышлыклары өчен «Сугышчан Дан» музее җитәкчесе, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, тарих укытучысы Галиәхмәтова Чулпан Илсур кызыны һәм «Туган якны өйрәнү» музее җитәкчесе, татар теле укытучысы Сираева Резедә Хәйдәр кызына рәхмәт хатлары, мәктәп китапханәсенә Институтыбыз хезмәткәрләре тарафыннан язылган фәнни китаплар тапшырылды.

  • 4653f9fd7dbb34970f1981f54dd588f7d280ad40
  • 5b5c22a2776acf9460bfdc49fde3f4a672e20eda
  • 62fa85dcf109b63e4cb31e2bd19ae203714c9aa3
  • F8dde962e3a709ece81d29047f952e1ac4bc21e7
  • Ef6890f9c6836994c59578273dc15c9affeea87f
  • 9706b5cc1b454dee517aa6763366b5fb57a884b9